Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

“ТМС – Буровой Сервис” – бүген

"ТМС - Буровой Сервис" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте - "ТМС групп" җәмгыяте идарәче компаниясенең бүлендек предприятиесе булып тора. Бүгенге көндә заманча техника белән тулыландырылган әлеге җәмгыять нефть промыселы җиһазларын ясау һәм аларны төзекләндерү, бораулау җиһазлары һәм торбаларына ремонт, станоклар паркы эшләнмәләре ясау белән шөгыльләнә. "ТМС - Буровой Сервис"ның фонды төп 4...

"ТМС - Буровой Сервис" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте - "ТМС групп" җәмгыяте идарәче компаниясенең бүлендек предприятиесе булып тора. Бүгенге көндә заманча техника белән тулыландырылган әлеге җәмгыять нефть промыселы җиһазларын ясау һәм аларны төзекләндерү, бораулау җиһазлары һәм торбаларына ремонт, станоклар паркы эшләнмәләре ясау белән шөгыльләнә.


"ТМС - Буровой Сервис"ның фонды төп 4 цехтан: механика, бораулау җиһазларын ремонтлау цехы, бораулау торбаларына ремонт цехы һәм металл конструкцияләр ясау цехыннан гыйбарәт.
"ТМС - Буровой Сервис" җәмгыятенең заманча фасады, административ бинасы үзенең зәвыклы эшләнеше белән әллә каян җәлеп итә. Монда килгән заказчы һәм кунаклар предприятие белән танышуны киң, иркен, якты фойесы булган административ-көнкүреш комплексыннан башлый. Монда корпоратив стильдә башкарылган агитация һәм пропаганда чараларына игътибар итәсең. Алар стенага урнаштырылып, хезмәткәрләр өчен мәгълүмат алу чыганагы булып тора. Фойеда видеокүзәтү, махсус пропуск белән кертү системасы эшли. Беренче катта ир-ат һәм хатын-кызлар өчен көнкүреш бүлмәләре, барлык уңайлыклар тудырылган киенү-чишенү, юыну һәм душ, аяк һәм өс киемнәрен киптерү бүлмәсе, ашханә урнашкан. Алар санитар таләпләргә туры китерелеп, заманча эшләнгән. Көнкүреш бүлмәләрдә "Үзеңне чагыштыр" дип аталган стенд куелуы предприятие эшчеләренә эш киемнәренең промышленность куркынычсызлыгына туры килүен визуаль тикшерү мөмкинлеге тудыра. Икенче катка менү белән, офис фойесына аяк басасың. Ул үзенең интерьеры, бизәлеше белән аерылып тора. Фойе идәнендә салават күпере кебек төрле төстәге язуга игътибар итми мөмкин түгел. Бу исә заказчыга, гомумән, предприятиегә килүчеләргә бернинди авырлыксыз тиз арада кирәкле цехны һәм идарәдә эшләүче белгечләрне табарга ярдәм итә.
Офис үзе дә эшкә кирәкле заманча җиһазлар, компьютер технологиясе белән тәэмин ителгән. Монда эшләүче инженер-техникларның эш урыны да интерьер дизайнына туры китереп, тыйнак, әмма шул ук вакытта гаять үзенчәлекле итеп ясалган. Офистагы эш урыннарында янә бер үзенчәлек күрергә була. Бу Open Space принцибы, ягъни эш урынының кабинет, бүлмә кебек булмавы, ә башкалардан ачык пространствода эшләү үзенчәлеге белән аерылып тора. Һәр эш урынына 5С системасы кертелгән, ягъни ул эш урыны нинди булырга тиешлеген чагылдырган стандартка нигезләнгән. Бу чисталык, тәртип саклауны, хезмәтчәннәренең билгеле бер таләпкә буйсынып эшләвен күз алдында тота. Хезмәткәрләр өчен эшләү һәм ял итү өчен барлык заманча мөмкинлекләр тудырылган. Аш бүлмәсе дә заманча.
Эшлекле очрашу һәм киңәшмәләр өчен берничә бүлмә булып, алар визуаль күзәтү мөмкинлеге булган "Климат-контроль" сплит-системасы, видео һәм аудиоязмалы конференц-аралашу белән баетылган.
Оча торган кош биеклегеннән караганда, җәмгыятьнең эчке территориясе күренә. Анда төзекләндерелгән һәм яшелләндерелгән матур клумбалы алмагач бакчасы булган реконструкцияләнгән төп җитештерү цехлары бар.
Җәмгыятьнең производство идарәсе системасы процесслы һәм проектлы эшчәнлекне тормышка ашыру программасына нигезләнгән. "ТМС -

Буровой Сервис" җитәкчелеге һәм коллективы "ТМС-групп" идарәче компаниясендә кулланучы Сак җитештерү инструментлары: эш урыннарын тәртиптә һәм чисталыкта тотучы, персоналның эш урынында инструментларны тиз арада табып алуны тәэмин итүче 5С системасы; операторларның үзләренең эш станокларына стандартларга туры китереп, көндәлек хезмәт күрсәтү мөмкинлеге тудыручы җиһазларга хезмәт күрсәтү системасы (ТРМ); персоналны укыту (TWI) системасын куллана. Әлеге җиһазларны куллану нәтиҗәсендә, "ТМС-Буровой Сервис" җәмгыяте хезмәт җитештерүчәнлеген һәрдаим күтәрә һәм җитештерелгән продукциянең сыйфатын яхшыртуга ирешә. Җитештерү бурычын чишү һәм эшләп чыгарылган продукциянең сыйфатын күтәрү максатыннан, предприятие кирәкле заманча производство мәйданчыклары, югары квалификацияле кадрлар штаты, инструмент һәм җиһазлар белән тәэмин ителгән.
Производство хезмәтчәннәренә куркынычсыз эш шартлары гарантияләнә. Алар дәүләт һәм норматив таләпләргә туры китереп эшләнгән, ә бу - эш кешесе өчен мөһим фактор. Шулай ук хезмәтчәннәр ирекле медицина страховкасы белән тәэмин ителә. Җәмгыятьтә коллектив килешүе нигезендә каралган социаль гарантияләр системасы уңышлы гына эшләп килә. "ТМС - Буровой Сервис" җәмгыятендә продукцияне җитештерү хезмәтен тормышка ашыруда барлык уңайлыклар да тудырылган. Ә төп урында - кадрлар мәсьәләсе һәм яшь белгечләрнең карьера үсеше тора. Монда эшләүче персонал һәрвакыт тиешле хезмәт хакы ала һәм иртәгәсе көнгә ышаныч белән карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТМС Буровой Сервис

2
X