Тынычлыкны кызлар саклый
"Таттелеком" предприятиесе объектларының хәвеф-хәтәрсез эшләве җәмгыять өчен бик зур роль уйный. Шуны истә тотып, моннан нәкъ ун ел элек республиканың көньяк-көнчыгыштагы элемтә объектларын саклау белән шөгыльләнүче "Легион" җәмгыяте барлыкка килә. Аның штатында бүген йөзгә якын хезмәткәр исәпләнә. Филиаллары Әлмәт, Чистай, Мөслим, Сарман, Ютазы, Зәй һәм башка бик күп шәһәрләрдә бар....
"Таттелеком" предприятиесе объектларының хәвеф-хәтәрсез эшләве җәмгыять өчен бик зур роль уйный. Шуны истә тотып, моннан нәкъ ун ел элек республиканың көньяк-көнчыгыштагы элемтә объектларын саклау белән шөгыльләнүче "Легион" җәмгыяте барлыкка килә. Аның штатында бүген йөзгә якын хезмәткәр исәпләнә. Филиаллары Әлмәт, Чистай, Мөслим, Сарман, Ютазы, Зәй һәм башка бик күп шәһәрләрдә бар. Предприятиенең төп штабы Чистай шәһәрендә урнашкан. Аның генераль директоры - Валерий Бондарев. Һәрбер филиалда дүрттән алып тугыз кешегә кадәр эшли. Кайбер шәһәрдә бер генә филиал булса, кайберләрендә алар икешәр.
- Безнең төп эшчәнлек - "Таттелеком" телефон элемтәсен хәвеф-хәтәрдән саклау. Бу эш белән нәкъ ун ел шөгыльләнәбез инде. Лицензияне биш ел саен алыштырып торабыз. Эшебездә заманча җиһазлар кулланабыз, - ди директор, үз эшчәнлеге белән таныштырып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев