Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Тырышлыкны төп максат итеп

Барлык таләпләргә, стандартларга туры килә торган заманча йорт нинди булырга тиеш? Иң беренче чиратта - җылы, уңайлы һәм эстетик яктан матур. Менә шундый шартларга туры китереп, йортларга капиталь ремонт ясау, аңа икенче тормыш бирү эшләре белән шәһәрдәге башка предприятиеләр белән беррәттән, "Максат" җәмгыяте дә шөгыльләнә. Башкарган эшләре - мактанырлык. Шәһәрдәге,...

Барлык таләпләргә, стандартларга туры килә торган заманча йорт нинди булырга тиеш? Иң беренче чиратта - җылы, уңайлы һәм эстетик яктан матур. Менә шундый шартларга туры китереп, йортларга капиталь ремонт ясау, аңа икенче тормыш бирү эшләре белән шәһәрдәге башка предприятиеләр белән беррәттән, "Максат" җәмгыяте дә шөгыльләнә.


Башкарган эшләре - мактанырлык. Шәһәрдәге, Азнакай, Җәлилдәге картлар йорты алар тарафыннан төзекләндерелгән икән. Бу эшләрнең барысы да республиканың Мәшгульлек, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының махсус программасы нигезендә башкарылган.
Дөрес, элегрәк йортлар салу эше белән шөгыльләнгән булсалар, соңгы вакытта бу эш беренче планда торучы бурыч түгел. Төп эшчәнлекләре - йорт түбәләрен яңарту, биналарга ремонт эшләре үткәрү. Моннан тыш, үз базаларында халык өчен тротуар плитәләре, металл конструкцияләр, поликарбонат теплицалар, коймалар, япмалар җитештерә алар. Адресы: Лениногорск, Чайковский урамы, 32 нче йорт. Телефон: 2-13-80
Җәмгыять 1992 елда оешкан. Егерме еллык тарихы булган әлеге җәмгыять белән Әсгать Әләм улы Миргалимов җитәкчелек итә. Аның штатында җиде дистәдән артык кеше көч куя. Шунысын әйтергә кирәк, узган елдагы белән чагыштырганда, быел эшләр, ягъни заказлар 50 процентка артып, штатны зурайтырга мөмкинлек биргән. - Шул сәбәпле, эшкә яңа кадрлар алдык, - ди директор.
2009 елдан башлап җәмгыять хезмәткәрләре хастаханәләрдә ремонт үткәрү эше белән шөгыльләнә. Алар көче белән Үзәк район хастаханәсенең хирургия, травматология бүлекчәләре, ашханә ремонтланган. Узган ел "Татнефть" җәмгыяте финансларына бактериология лабораториясендә, инфекция бүлегендә ремонт үткәрелгән. Сәламәтлекне модернизацияләү программасында катнашып, Үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлеген дә "Максат" җәмгыяте хезмәткәрләре яңарткан, матурлаган.
Торак йорларга капиталь ремонт программасында 4 ел катнашалар. 2010-2011 елда Степная урамы, 7 нче һәм Садовая урамы, 10 нчы йортны төзекләндергәннәр.
Нефтьчеләрнең социаль объектларын төзекләндерүдә дә катнашалар. Узган ел, мәсәлән, Азнакайның "Нефтемаш" заводы белән берлектә, "Чайка" ял базасында өр-яңа ашханә төзегәннәр. "Уңайлы мохит" программасы кысаларында, шәһәр поликлиникаларында инвалидлар өчен пандуслар төзегәннәр.
Быелга да планнары зурдан. Иң беренче чиратта - тротуар плитәләре җитештерүне арттыру, торак йортларда капиталь ремонт программасында катнашу. Максатлары да, планнары да гаять зур. Шундый тырыш һәм намуслы эшчеләр булганда, барлык эшләрнең 100 процент үтәләчәгенә ышаныч зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: