Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Ялны онытып торып

Быел "Оникс" җәмгыятенең еллык планында күпфатирлы дүрт йортка капиталь ремонт үткәрү эше тора. Төзекләндереләчәк йортлар исемлегендә Заварыкин урамындагы 13, Ленин проспекты, 20 һәм 24, Менделеев урамындагы 31нче йортлар. Аларның күбесе инде ярты гасырлык "юбилеен" үткәргән. Шуңа да шактый ремонт таләп итәләр. Җәй әле генә башланса да, "Оникс" уңганнары эшләренең шактый...

Быел "Оникс" җәмгыятенең еллык планында күпфатирлы дүрт йортка капиталь ремонт үткәрү эше тора. Төзекләндереләчәк йортлар исемлегендә Заварыкин урамындагы 13, Ленин проспекты, 20 һәм 24, Менделеев урамындагы 31нче йортлар. Аларның күбесе инде ярты гасырлык "юбилеен" үткәргән. Шуңа да шактый ремонт таләп итәләр.

Җәй әле генә башланса да, "Оникс" уңганнары эшләренең шактый өлешен тәмамларга да өлгергән. Заварыкин урамы, 13нче йортның подвалдагы җылыту системасы өчен эретеп ябыштыручы Дамир Закиров һәм слесарь Николай Матвеев җаваплы. Әлеге йортның подвалында суны исәпләү приборлары да урнаштырылган. Аның күрсәткечләрен контролерлар хәзер фатир хуҗаларыннан башка язып алачак. Ә инде фатир эчендә торбаларны төзекләндерү эше эретеп ябыштыручы Валерий Фадеев белән Илдус Хәкимов җилкәсендә.
Әлеге эшләрдән тыш бу йортның подвалы да яңа төсмер алачак. Стеналарны һәм түбәләрне буяу эшенә җәмгыятьнең малярларын тартачаклар. Ә әлегә маляр кызлар - Ирина Короткова, Тәнзилә Кадермәтова һәм Алена Мортазина Менделеев урамындагы 31нче йорт подъездларын матурлау эше белән мәшгуль. Биредә подъездның иске тәрәзәләрен дә оникс хезмәтчәннәре пластикка алыштырып куйган.
Ленин проспектындагы 24 нче йортта фасадны яңарту эшенә машина йөртүче Илдар Мингалимовны чакырганнар. Башкача мөмкин дә түгел, капремонтны да, ел дәвамында була торган башка эшне дә, биредә җыйнаулашып эшләргә өйрәнгәннәр. Маляр кызлар Надежда Просвиркина, Клавдия Бабакаева, Оксана Филочкина һәм бердәнбер егет Виталий Легкоступ фасадны иске буяу белән штукатуркадан арындырып, йортка «яңа күлмәк» кидерәчәкләр.
Җәмгыять директоры Риф Зыятдинов сүзләренчә, җәмгыять хезмәтчәннәре агымдагы ремонтта да активлык күрсәтә. Тукай урамындагы 9нчы йортта, мәсәлән, фасадны яңартканнар. 13,15 һәм 17 нче йортлардагы подъезд тәрәзәләрен пластикка алыштырачаклар.
- Бу эшләр капиталь ремонт программасына кермәгән, - ди директор.
- Җәй көне эшнең беткәне дә юк, сезнең өлкәдә бигрәк тә. Эш арасында ял турында да онытып җибәрмисезме? - дип кызыксынам.
- Ял турында уйлаган да юк. Ялны онытып торып, көн-төн участокта "кайныйбыз". Нәтиҗәсен үзегез күрәсез. Яңарган йортлар урамнарга да яңа төсмер кертә бит. Халык рәхәтен күрсен. Ә безгә инде халыкның рәхмәте дә җитә, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ремонт