Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Куркыныч авыру

СПИДка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы үтте. Анда район үзәк хастаханәсенең эпидемиологик мәсьәләләр буенча баш табиб урынбасары Н.Һилалов чыгыш ясады. Чыгыштан мәгълүм булганча, район һәм шәһәрдә 2002-2004 елларда ВИЧ-инфекциясен киметү буенча күрелгән чаралар нәтиҗәсен биргән: яңа ачыкланып торучы авырулар саны кимегән. Ләкин соңгы вакытта ВИЧ-инфекциянең артуы күзәтелә. 2004...

СПИДка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы үтте. Анда район үзәк хастаханәсенең эпидемиологик мәсьәләләр буенча баш табиб урынбасары Н.Һилалов чыгыш ясады.

Чыгыштан мәгълүм булганча, район һәм шәһәрдә 2002-2004 елларда ВИЧ-инфекциясен киметү буенча күрелгән чаралар нәтиҗәсен биргән: яңа ачыкланып торучы авырулар саны кимегән. Ләкин соңгы вакытта ВИЧ-инфекциянең артуы күзәтелә. 2004 елдагы белән чагыштырганда, былтыр авыручылар саны 3,7 тапкыр арткан.
Әлеге эпидемия нәкъ менә эшкә сәләтле 18-49 яшьлекләр арасында үсеш алган. Авыруларның яртысыннан артыгы чирне җенси юл белән йоктырган.
2004-2011 елларда ВИЧ инфекцияле 157 хатын-кыз йөккә узган. Шуның 37,5 проценты баласын тудырган. Алардан 59 бала туып, өчесенә әлеге диагноз куелган.
Быелның ел башына ВИЧ эләктергән һәм туберкулез белән авыручы 16 кеше исәпкә алынган. Шуның сигезендә туберкулез чиренең актив төре күзәтелә.
Ведомствоара комиссия полиция начальнигына медицина хезмәткәрләренә диспансер күзәтүеннән качучыларны табуда ярдәм итәргә, "Роспотребнадзор" идарәсенә ВИЧка каршы профилактик чаралар үткәрергә кирәклеге турында карарлар чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СПИД