Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Лениногорск  муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәеновның Россия көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле Лениногорск районы халкы! Кадерле якташлар! Дәүләт бәйрәме – Россия көне уңаеннан котлау сүзләрен кабул итеп алыгыз! 

 


Ул күпмилләтле илебездә яшәүче һәр кеше өчен төп дәүләт бәйрәме. 


Ул көнне без үзенчәлекле тарихы һәм бай мәдәнияте, зур рухи мирасы булган Ватаныбызны зурлыйбыз.  Россия тарихы – ул һәрберебезнең тарихы, ә ул кече Ватаннан башлана, аның хәзергесе һәм киләчәге бердәм хезмәтебез, җаваплылык хисенә бәйле. 


Россиянең төп байлыгы – аның кешеләре. Безнең һәрберебез, бердәм хезмәтебез,  инициатива һәм гражданлык җаваплылыгына  илебезнең хәзергесе һәм киләчәге, кече Ватаныбыз – Лениногорск районы язмышы бәйле.  


Намуслы хезмәтегез, һөнәри уңышларыгыз, спортта һәм иҗади җиңүләрегез, иҗтимагый тормышта актив катнашуыгыз белән район үсешенә зур өлеш кертүегез өчен рәхмәтемне белдерәм. 
Бары тик бергә генә нәтиҗәле хезмәт белән авыр бурычларны җиңеп чыгарга, куелган максатларга ирешергә мөмкин булачак.
Лниногорскилыларның яшь буынының Ватанга тугры булып, аның тарихына бик күп данлы язмалар өстәячәгенә ышанам мин. 


Хөрмәтле лениногорскилылар! Әлеге бәйрәм һәрберебез өчен киләчәктә Бөек Россия, республикабыз, шәһәр һәм районыбыз киләчәге өчен  башкарасы зур эшләргә этәргеч булып торсын! Сезнең планнарыгызның тормышка ашуын, сәламәтлек, һәр өйгә тынычлык һәм иминлек телим. 


Рәгать Хөсәенов,  Лениногорск  муниципаль районы башлыгы, 
Лениногорск шәһәре мэры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев