Аны әзерләү һәркемнең кулыннан килә.
Чәй янына манныйлы пирог пешерер өчен 1 стакан манный ярмасын, 3 йомырка, 2/3 стакан шикәр комы, разрыхлитель, 80 грамм атланмай яки маргарин, 1 стакан 15 процентлы кибет каймагын (сметана) болгатып, ярты сәгатькә калдырыгыз.
Манный ярмасы бүрткәч, табага салып, 30-40 минут 180 градуста духовкада пешереп алыгыз. Тәмле булсын.
Нет комментариев