Бакча җиләгеннән — “Пятиминутка”
РЕЦЕПТЛАР

Бакча җиләгеннән — “Пятиминутка”

Аңа шикәр гадәттәгедән азрак кирәк. Җиләктә витаминнар да саклана.

Мондый кайнатма тиз әзерләнә һәм озак саклана.
Күпчелек хуҗабикәләр җиләк-җимештән кайнатманы биш минут кына кайнатып алуны бик уңай күрә. Аның әчкелтем-төчкелтем тәме күпләргә ошый. “Биш минутлык” кайнатма нәрсәсе белән әйбәт соң?

Андый кайнатма өчен әзерләп куелган җиләкләр өстенә сироп коябыз (сироп 1 литр суга 500 грамм шикәр исәбеннән ясала) һәм 3-5 минут кайнатабыз. Алдан чиста итеп юып, стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Аннары банкаларны кайнап торган суга утыртып (кәстрүл төбенә чүпрәк куярга онытмагыз), өсләре ачык килеш 85-90 градус температурада 10 минут стерильләштергәч, капкачын тыгызлап ябып куябыз.

Шулай консервланган кайнатма озак саклана. Тик банканы ачкач, аны 5-7 көн эчендә ашап бетерергә кирәк.


Фото: pixabay.com
https://kiziltan.rbsmi.ru

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/bakcha-ilgennn-pyatiminutka сайтыннан


Нет комментариев