Лениногорскилыларга эремчек һәм киви белән ЧИЗКЕЙК рецепты
300 грамм печенье (топленое) , 150 грамм атланмай, 400 грамм эремчек, 100 грамм сливки (каймак та ярый), 2-3 йомырка, 3 аш кашыгы шикәр комы, киви.
Атланмайны эретеп, уылган печенье салып, икесен болгатырга. Фольгага җәеп, шул массаны салырга. Кул белән тигезләргә.
Эремчек, сливки, йомырка, шикәр комын бергә болгатып, печеньелы масса өстенә салырга.
170 градус кызулыктагы духовкада 50 минут пешерергә. Пешеп җиткәч, киви белән бизәргә. Суынгач кына кисәргә.
Чыганак: "Ирек мәйданы" газеты.
Фото:http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев