Лениногорскилыларга  Ташкабактан  коймак рецепты
РЕЦЕПТЛАР

Лениногорскилыларга Ташкабактан коймак рецепты

 Ташкабактан тәмле-тәмле төрле ризыклар пешерергә мөмкин. Менә шуларның берсе.

Уртача зурлыктагы 1 ташкабакны, 2 тырнак сарымсакны, 1 суганны, 50 грамм сырны кыргыч аша чыгарабыз. Ташкабакны аерым савытка чыгарып, суын сыгып салабыз.

Шушы катнашмага 1 йомырка, борыч, тоз, 3 аш кашыгы он (кукуруз, карабодай, дөге оны да ярый) кушабыз һәм майлы табада ике ягын да кыздырып пешерәбез.


Тәмле булсын!

kiziltan.ru

Фото: Вконтакте


Нет комментариев