Шоколадлы туңдырма рецепты
Кирәк: * каймак (30-40%) – 240 г; * куертылган баллы сөт (сгущеное молоко) – 1/2 банка; * ванилин – 1 г; * шоколад – 2-3 кисәк.
Эш барышы:
1. Каймагыгыз 80% икән, иң элек аны бертигез микъдарда салкын сөт белән кушыгыз. Ягъни каймак 240 г плюс сөт 240 г.
Ясалма ванилин урынына чын ванилинлы шикәр комы алып була – 15 г кирәк.
Куертылган баллы сөтне тәменчә салыгыз. Тулы бер банка алсагыз, артык баллы булачак. Ярты банка – нәкъ кирәге, әмма күбрәк салсагыз да була.
2. Миксер савытына барлык ингредиентларны салабыз. Шоколадны угычта уабыз.
3. Каты итеп күпертәбез – масса артырга тиеш.
4. Килеп чыккан сыек масса формаларга җиңел агылучан була.
5. Берничә сәгатькә морозилкага куеп торабыз.
Бер татып карагач, туңдырманы җәй буе үзегез ясап торырсыз!
https://tatar-today.ru/2018/07/30831/
фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев