Сырганактан - компот
Сырганакның (облепиха) файдасы турында язып тормыйча гына, аннан ничек компот әзерләү турында язарга булдык.
Иң элек сырганакны чүп-чардан арындырасың. юасың. Җимеш сапларын кисәсең. Шуннан соң банка алып, җимешне банка муенына кадәр тутырасың. Өстенә 40 поцентлы кайнар шикәр сиробы саласың. Сироп бер литр суга 400 грамм шикәр исәбеннән кайнатып әзерләнә. Аннары банкалар 85 градуста җылытыла: ярты литрлы банкалар - 10 минут, литрлылары 15 минут.
Банкаларны кайнап чыкканнан соң, кайнап торган суда 3-5 һәм 5-8 минут стерильләштереп алсаң да була.
Пастеризацияләнеп бетүгә банкалар шунда ук тыгызлап ябыла. Капкачларның герметик ябылуын банкаларны әйләндереп йөртеп тикшереп карарга мөмкин.
Фото:https://pixabay.com/ru/
http://atnya-rt.ru/news/retseptlar/syrganaktan-kompot
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев