Ул 82,08 балл җыйды
Россия фигуралы шуучысы Алинә Заһитова Япониянең Сайтама шәһәрендә Дөнья чемпионатында кыска программада җиңү яулады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Бүген Алинә Заһитова 82,08 балл җыйды.
Икенче урында – япон Каори Сакамото (76,86), өченче урынны Казахстаннан Элизабет Турсынбаева (75,96) алды.
Россиянең тагын бер спортчысы Евгения Медведева дүртенче (74,23), аның ватандашы һәм Европа чемпионы Софья Самодурова - тугызынчы (70,42).
Спортчы кызлар җомга көнне ирекле программа тәкъдим итәчәк.
Фото: Инстаграм
https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/20/182969/
Нет комментариев