20 февральдә Нурлат шәһәрендә көрәш буенча ачык беренчелек үтте. Анда безнең спортчы егетләребез уңышлы чыгыш ясады.
Ярышлар хәрби-интернационалист М. Бакиров истәлегенә узды. Шулай ук Ватанны саклаучылар көненә һәм Туган телләр елына багышланды.
Ярышларда Нурлат, Аксубай, Баулы, Әлмәт, Лениногорск көрәшчеләре катнашты.
Үз үлчәү категориясендә 3нче спорт мәктәбеннән Нияз Галиуллин җиңүче булды. Икенче урында – Рияз Галиуллин һәм Адель Ситдиков. Өченче урынны – Ришат Шарапов алды.
Фото: 3нче спорт мәктәбеннән
Нет комментариев