Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск чаңгычыларын биш километрлы дистанция дә куркытмады

Ниһаять көтеп алынган чаңгы сезоны башланды. Чаңгы спорты мәктәбендә шөгыльләнүче үсмерләр һәм балалар урман паркы зонасындагы чаңгы юлында чирканчык та алып өлгерделәр инде.

 Ял көннәрендә чаңгы мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең барсын да берләштергән зур шәһәр ярышлары булды.  Үзеннән –үзе  чаңгыга басарга өндәп торучы һава торышы, бик яхшы итеп хәстәрләнгән трасса һәм  яшь спортчыларның  бәйгеләргә даими әзерлекле булулары- югары нәтиҗәләргә этәргеч булып торды.

Ярышларда катнашучы үсмерләр һәм балалар туган елларына карап  бүленгән төркемнәрдә чыгыш ясадылар, бәйге трассасының озынлыгы 1 километрдан алып 5 километрга кадәр сузылган иде.

2012 нче елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге чаңгычы малайлар  арасында беренче урынны - Булат Шакиров, икенче урынны – Салават Габидуллин, өченчесен – Наил Мингаҗев яулап алды. Алар 1 километр дистанциягә ярыштылар.

2010-2011 нче елгы, 2 километр арага  узышкан  үсмер малайлар арасында  беренчелек – Айдар Хәкимовта, икенче булып финишка Богдан Умбиталиев килде, өченче урында – Дамир Нуретдинов. Ә кызлар арасында иң көчле чаңгычы – Камилла Щербакова булды.

3 километр дистанциягә 2008-2009 нчы елгы чаңгычылар арасында  җиңүче – Антон Рыков, Илнар Хәмидуллин –икенче, өченче урында – Иван Фёдоров. Кызлар арасында Дарья Уланова ярышларның чемпионы булды.

2006-2007 нче елда туган спортчылар өчен  узышлар дистанциясе тагын 1 километрга  озынрак иде, әлеге араны беренче булып Камил Сәгъдиев үтте, икенче урында – Айдар Шәйдуллин, ә Артем Тимошин – өченче.

Иң озын – 5 километрлы дистанциягә 2004-2005 нче елгы  үсмерләр ярышты, әлеге араны иң беренче узып, җиңүче исеменә Валентин Ермолаев лаек булды. Икенче урында – Иван Еремеев, ә Солтан Дәүләтшин – өченче.

Җиңүчеләр һәм призлы урыннарга чыгучыларга үзенчәлекле- оригиналь итеп эшләнгән медальләр һәм грамоталар бирелде.

Чаңгы сезоны ачык, алда яңа стартлар көтә!

 

Марина Сафина, спорт мәктәбенең өлкән тренеры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев