Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Газет идарә белән берлектә

"Лениногорскнефть" идарәсендә әледән-әле төрле спорт чаралары үткәрелеп тора. Үткән шимбә идарәнең спорт комплексы янында "За нефть" газеты Кубогына традицион эстафета ярышлары уздырылды. "За нефть" - ул "Лениногорскнефть" идарәсенең хезмәт коллективы газеты. Анда идарә белән бәйле язмалар яктыртыла. Газетның мөхәррире Юлия Яковлева әйтүенчә, әлеге эстафета инде күп еллар уздырыла. Ул ярышларда...

"Лениногорскнефть" идарәсендә әледән-әле төрле спорт чаралары үткәрелеп тора. Үткән шимбә идарәнең спорт комплексы янында "За нефть" газеты Кубогына традицион эстафета ярышлары уздырылды.


"За нефть" - ул "Лениногорскнефть" идарәсенең хезмәт коллективы газеты. Анда идарә белән бәйле язмалар яктыртыла. Газетның мөхәррире Юлия Яковлева әйтүенчә, әлеге эстафета инде күп еллар уздырыла. Ул ярышларда катнашкан спортчылар киләчәктә «Татнефть» җәмгыяте спартакиадаларында көч сынашып җиңү алып килерләр, спорт ягыннан осталыкларын үстерерләр. Аның быелгысы Матбугат көненә туры килүе - икеләтә шатлык китерә, ярышларның көчен тагын да арттыра.
Катнашучы спортчыларны идарәнең профком рәисе Миншакир Нуриев сәламләде. Ул газетта идарә эше, социаль өлкә, ветераннарыбыз тормышы, спорт чаралары турында барысы да яктыртылуын әйтте. «Катнашучыларга уңыш һәм җиңүләр насыйп булсын», диде ул.
"За нефть" газеты редакторы Юлия Яковлева да һәрбарчасына уңышлар теләп, җиңү хисләрен кичерүләрен теләде.
Ул көнне "Лениногорскнефть" идарәсе цехларыннан 15 команда оешкан иде. Ә команда составына ике хатын-кыз һәм ике ир-ат керде. Аларга 400 метрга йөгерү бурычы куелды. Әйтергә кирәк, спортчыларның әзерлеге күренеп тора. Алар тик тормый: сикереп, кулларын-аякларын яздырса, шул ук вакытта җанатар роленә кереп, команданың тизрәк финишка килеп җитүен теләп, көч биреп тордылар.
Менә ул көтелгән минутлар, командаларның пьедесталга басу вакыты җитте. I урында - ЖКЦ командасы, II урында - ЦКППН-2 командасы, III урынга исә идарә итү аппараты көчлеләре чыкты.
Эстафетага киләсе елга да өметләр зурдан, чөнки киләсе елда "За нефть" газетына - 45 «яшь» тулачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эстафета

2
X