Иске Шөгер мәдәният йортында өстәл теннисы буенча традицион турнир узды.
Анда авылдагы яшьләр һәм олылар катнашты. Быел яшь чикләүләренә таләп куелмаган.
Турнирның җиңүчесе – Наил Кашипов. Икенче урында – Рифкат Гыйльманов. Өченчедә – Рафис Вильданов.
Иске Шөгер мәдәният йорты чараны оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен авыл җирлегенә рәхмәтен белдерә.
Фото: https://vk.com/staroshugurovskiysdk
Нет комментариев