Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның «KATANA» клубы көрәшчеләрен республика спорт министрлыгында бүләкләделәр

Лениногорскиның «КATANA» көрәшчесен һәм аның тренерын республика спорт министрлыгы бүләкләде.

Шушы көннәрдә республика спорт министрлыгы Россия беренчелеге һәм Минск шәһәрендә Халыкара турнир җиңүчеләре, призерларын бүләкләү тантанасы уздырды. Әлеге тантанага Татарстан шәһәрләреннән иң яхшы спортчылар, аларның әти-әниләре һәм тренерлары чакырылган иде. Спорт министрлыгы үткәргән бу тантаналы чарада Лениногорскиның "KATANA" клубы көрәшчеләре Ислам Шәймарданов, Ника Долголаптева һәм аларның тренерлары Фуркат Джумабаев та чакырылган иде.

Май аенда Белоруссия республикасында узган Россия, Казахстан, Пакистан Әзәрбайҗан һәм Белоруссиянең үзеннән спортчылар катнашкан халыкара ярышларда Фуркат Джумабаевның шәкертләре көмеш һәм бронза медальләргә лаек булдылар. Барлыгы 42 команда һәм 700 спортчы көч сынашкан бу бәйгедә Ислам Шәймәрданов - икенче, Ника Долголаптева өченче урыннарны яулап алдылар. Әлеге спортчыларны көрәшнең шинкиокушинкай төре буенча өйрәтүче остазлары да, республика спорт министрлыгы бүләгенә лаек булды.

Фото:  "KATANA" клубы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев