Лениногорск Бөтенроссия трамплинчылар ярышын кабул итте
Бу көннәрдә Лениногорск “Яшьлек” спорткомплексындагы трамплиннар яныннан кеше өзелмәде. Канатлы чаңгычылар һәм аларны куәтләргә килгән җанатарлар, трамплиннар сикерү буенча Бөтенроссия ярышларының эчендә кайнадылар дисәң дә, артык булмас.
Лениногорскиның Андрей Звягинцев исемендәге “Олимпия резервлары” чаңгы спорты мәктәбендә тәрбияләнүчеләр республика, илкүләм узган төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә яхшы күрсәткечләргә ирешеп, призлы урыннар алып кайталар. Бу юлы югары дәрәҗәле көч сынашуларны үз шәһәребез кабул итте, 14 нче гыйнвардан алып - 17 нче гыйнварга кадәр “Татарстан яшьлеге” Бөтенроссия ярышлары Лениногорскида үзды. Әлеге бәйгедә Казан, Уфа, Пермь шәһәрләренннән килгән һәм үз шәһәребезнең трамплинчылары катнашты. Унике яшьтән алып - ундүрт яшькәчә булган 46 спортчы җыелган иде.
Спортның бу аеруча кыюлык таләп иткән төрен ир балалар гына түгел, кызлар да күптән үз итеп өлгерде. Илкүләм ярышлар да алар катнашыннан тыш кына үтмәде , билгеле. Уңышлар да бар, “Татарстан яшьлеге” ндә безнең Ангелина Соловьёва 2007-2009 нчы елда туган кызлар төркемендә бронза призны яулады.
Үсмер малайлар арасында, үз яшьләрендәгеләр төркемнәрендә Марсель Шәрәфиев һәм Даниил Рохлин алтынга лаек булдылар, Ә Ярослав Иванов –көмеш медальгә ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев