Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск грек-рим көрәшчеләре республика ярышларыннан җиңү һәм призлар яулап кайтты

Узган атнада Лениногорск грек-рим көрәшчеләре Ютазы районында булган ярышлардан уңышлар белән кайттылар. Республика Беренчелеге бәйгесе районның Урыссу поселыгында үтте.

Әлеге ярышларга  Татарстанның барлык почмакларыннан диярлек  җыелган 160 грек-рим көрәшчесе катнашты, бәйге ундүрт яшькәчә үсмерләр арасында үтте.

Лениногорскидагы  3 нче спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә шөгыльләнүчеләр бу бил алышуларда да, үзләренең иң көчле көндәшләргә дә каршы тора алырлык  җитди әзерлекле спортчылар булуларын тагын бер исбат иттеләр.

62 килограммга кадәр авырлык категориясендәге көрәшчеләр арасында якташыбыз Макар Зубаровский Республика Беренчелегенең җиңүчесе булды. Көмеш медальләргә ия булучылар арасында да Лениногорск көрәшчеләре бар: 41 килограммга кадәр авырлыктагы көрәшчеләр арасында Ильмир Мәрданшин һәм 75 килограммга кадәрле авырлык котегориясендә көч сынашкан  Николай Лобанов. Ә 62 килограммга хәтле авырлыктагылар арасында лениногорскиның тагын бер көрәшчесе Станислав Никифоров бронза яулады. Көрәшчеләрнең тренерлары Руслан Лущиков һәм Владимир Майоров,  талантлы остазларның  Урыссуда үткән Республика Беренчелегендә катнашкан тагын өч спортчысы- Александр Хаков, Александр Пикалев һәм Радмир Ялалов та, бу дәрәҗәле бәйгенең көрәш осталары бишлегенә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев