Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск картингчылары уңышлы чыгыш ясап кайтты

Яр Чаллы шәһәренең «Техногород» картодромында картинг буенча Татарстан Беренчелеге һәм Чемпионатының дүртенче этабына ярышлар узды.

Республиканың барлык шәһәрләреннән 150гә якын узышчы катнашты.
Лениногорск картингчыларының берсе — Глеб Радаев, үзган елларда үзенең шактый көчле көндәш булуын дәлилләп, ярышларда дәрәҗәле урыннар алып килгән узышчы. Ул Россиядәге иң югары тизлекле «KZ-2» автомобилендә чыгыш ясады. Әмма ярышлар вакытында Казан һәм Яр Чаллы узышчыларын үзеннән алгарак үткәреп җибәрде.

Якташларыбыз арасында иң яше булган Егор Николаев әзерлек вакытында да, ярышларда да беренче булды. Ә финал узышларында икенче булып килүче картингчыны үзеннән бик күпкә ераккарак калдырып, финиш сызыгына килеп җитте. Башлангыч әзерлек төркеменең ике этабы ярышлары нәтиҗәсе буенча ул җиңүгә иреште.

Риналь Исмәгыйлев һәм Артур Гыйләҗев иң киң таралган «Hohda GX270» класслы картингта узыштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча 11 һәм 15 нче урыннарга чыктылар.

«Hohda GX200» классында узышучылар төркеме иң зурсы булды. Аларда утыздан артык картингчы катнашты. Аның артыннан «Hohda GX270» бара, монысында узышчылар саны утыздан бераз азрак.

«Супер Мини» дә егермегә якын узышчы көч сынашты. Барлык класслардагы узышлар да киеренке төстә, мавыктыргыч узды. Әмма иң кызу көрәш бәйгенең лидерлары арасында булды. Алар соңгы әйләнешкә кадәр бер-берсен уздырып җибәрергә теләмәделәр.

Исламия Галимова тәрҗемәсе. 

Фото: Лениногорск-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: картинг