Лениногорск көрәшчеләре ике турнирдан да уңышлар яулап кайтты (ФОТОЛАР)
Ноябрь аеның 1 һәм 2нче числосында Марий Элның Волжск шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Леонид Лобаницкий истәлегенә регионара турнир узды. Анда лениногорскилылар катнашты.
Турнирга 200дән артык спортчы Мәскәү, Санкт-Петербург, Удмуртия, Марий Эл, Рязан, Оренбург өлкәләреннән, Татарстаннан килде.
Шәһәрнең 3нче спорт мәктәбеннән үз үлчәү авырлыгында Роберт Шәймөхәммәтов икенче урын алды. Станислав Никифоров, Ильгинар Хәйбрахманов үз үлчәү авырлыгында өченче урын алдылар.
1 ноябрь көнне Әлмәттә грек-рим көрәше буенча шәһәр беренчелеге үтте. Ярышларда Бөгелмә, Зәй, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Әлмәт, Лениногорскидан 2006-2008 елгы яшүсмерләр катнашты.
Үз үлчәү категориясендә Әмирхан Хәбиров җиңүче булды. Артем Давлетшин, Кирилл Бердников, Тимур Гиниатуллин икенче урын алдылар. Пьедесталның өченче баскычында – Руслан Моисеев.
Фотолар: 3нче спорт мәктәбеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев