Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск көрәшчеләре медальләр яулап кайтты

16-17 март көннәрендә Чаллыда 2007-2008 елгы егетләр арасында грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турниры узды.

Ярышларда Татарстан Республикасының һәм Идел буеның төрле шәһәрләреннән грек-рим көрәше буенча 185 көрәшче катнашты: Бөгелмә, Әлмәт, Зәй, Яр Чаллы, Азнакай, Лениногорск, Казан, Яшел Үзән, Баулы, Волжск, Менделеевск, Можга, Түбән Кама, Оренбург, Тольятти, Тукай районы, Чистай шәһәрләреннән килгән иделәр.

Грек-рим көрәше буенча 3нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр алтын һәм бронза медальләр алып кайтты.

Турнирда 57 кг. га кадәр авырлык категориясендә Сергей Чатуров җиңүче булды.

Бердников Кирилл 38 кг. га кадәр авырлык категориясендә бронза медаль яулады.

Афәрин! Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

фото: 3нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев