Лениногорск көрәшчесе Бөтенроссия турнирында җиңү яулады
СПОРТ

Лениногорск көрәшчесе Бөтенроссия турнирында җиңү яулады

Ульяновск шәһәрендә булган көрәш турнирында Лениногорскиның "JABBAR" клубы көрәшчеләре дә катнашты.

Көрәшнең КУДО төре буенча үткән Бөтенроссия бәйгесендә Лениногорск спортчысы  Андрей Анисимов 1нче урыннны яулады. Турнир һава десанты гаскәрләре ветераны, генерал-майор Вадим Орлов призына үткәрелде. Иң югары урынны яулаган якташыбызны һәм JABBAR клубын  җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!


Нет комментариев