Лениногорск пенсионерлары шашка-шахмат уйнады (Фотолар) 
СПОРТ

Лениногорск пенсионерлары шашка-шахмат уйнады (Фотолар) 

Шәһәребезнең 2нче санлы спорт мәктәбендә "Өлкән буын" IX Спартакиада кысаларында шахмат-шашка буенча ярышлар узды. 

Анда 60 яшьтән узган ир-атлар һәм 55 яшьтәге һәм өлкәнрәк хатын-кызлар шашка-шахмат осталыгында үзләрен сынады. Нәтиҗәдә, ир-атлар арасыннан шашка буенча 1-2-3 урыннарны Хәлил Ибраһимов, Марс Хәсәнов һәм Фәрит Шәйдуллин алды.  Шахмат ярышларында Виктор Токарев,  Инфат Хәйруллин, Әсгать Саттаровка тиңнәр булмады. 
Хатын-кызлар арасында узган шашка ярышында беренче урынны Антонина Арсланова алды. Икенче Гүзәлия Шәйдуллина булды, өченче урында - Разифа Гыймадиева.
Шахмат ярышларында иң оста уйнаучы булып быел да Ольга Вахтерова танылды. Икенче урында - Римма Ногманова.
Беренче урыннарны яулаган шахматчылар  19 февральдә Әлмәт шәһәрендә узачак зональ ярышларында да катнашачак. 

Зилә Мөдәррисова

автор фотолары


 


Нет комментариев