Лениногорск шахматчылары җиңү белән кайтты
СПОРТ

Лениногорск шахматчылары җиңү белән кайтты

2нче спорт мәктәбе шахматчылары Актанышта узган турнирда катнашты.

Анда 2007 елгы һәм аннан кечерәкләр катнашты. Спорт мәктәбе тренеры Наталья Филимонова әзерләгән укучылар: Ильяс Мингалиев, Роман Соловьев, Маргарита Соловьева, Лиана Фазылова турнирда команда һәм шәхси зачетта катнашты. Нәтиҗәдә: Маргарита Соловьева - беренче урын, Ильяс Мингалиев өченче урын алып кайттылар.


Нет комментариев