Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида чаңгычылар ярышты

Лениногорскида узган атнада өч көн дәвамында трамплиннан сикерү һәм ике төр чаңгы ярышлары буенча Татарстан Беренчелеге ярышлары булды.

Ул атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре, якташыбыз Александр Звягинцев истәлегенә багышланды.

Ярышларга Әлмәт, Казан, Уфа, Түбән Новгород  һәм  үз шәһәребезнең чаңгычылары  җыелды. Барлыгы 94  спортчы килгән иде. Бәйгенең беренче көнендә рәсми тренеровкалар булды. Спортчылар өчен ярышларга мондый рәсми төстә әзерлек бик җитди чара булып тора. Шулай да иң кызу көн – ярышлар көне, билгеле. Ул кросс узышларыннан башланып китте һәм икенче көнне трамплиннан сикерүләр белән дәвам итте.

 2008 -2010 нчы елда туган үсмерләр арасында, 3 километр арага йөгерүдә безнең Яков Малышев –беренче, Арсений Кащеев – икенче урыннарны бүлештеләр. 2005-2007 нче елда туганнар арасында исә, лениногорскилылар почет пьедесталының өч баскычын да биләделәр: Даниэль Иванов – беренче, Денис Вацков –икенче, Кирилл Ибряев – өченче булды.

2011 нче елда туганнар һәм аннан кечерәкләр арасында Рамил Маннанов икенче урынга чыкты. Ул, шулай ук,  трамплиннан сикерүдә дә көмеш призга ия булды. 2008-2010 нчы елда туган трамплинчылар арасында Дмитрий Милослов – икенче, Яков Малышев – өченче урында.

2005 - 2007 нче елгы спортчылар арасында Кирилл Ибряев җиңү яулады, ә Камил Сафин -көмешкә ия булды.Трамплинчы кызларыбыз да сөендерде: шушы ук елда туган кызлар арасында  Ангелина Соловьева да –көмеш призер.


Татарстан республикасының чаңгыда трамплиннан сикерү һәм ике төр чаңгы ярышлары федерациясе президенты Әнәс Вәлиев, ярышлар парадын япканда, җәйге-көзге чорда чаңгы трассасын әзерләгән һәм 2021-2022 еллар сезонында Бөтенроссия һәм республика ярышларын үткәрүдә ярдәм күрсәткән өчен, спорт мәктәбе ветераннарына рәхмәт белдерде.

Хәтердә саклыйбыз
Александр Владимирович  Звягинцев 30 елдан артык Лениногорскиның  чаңгыда трамплиннан сикерү һәм ике төр ярышлар буенча “Олимпия резервлары” мәкәбендә 30 елдан артык  эшләде һәм  22 ел дәвамында аның директоры булды. Әлеге мәктәптә тәрбияләнүчеләрнең Россия Федерациясе җыелма командасы әгъзалары булуларында,  республика, илкүләм  ярышларда җиңү яулау, призлы урыннар алуларында Александр Звягинцевның гаять зур өлеше бар.  Ул елларда  мәктәпнең  25 спортчысы СССР һәм Россия спорт мастеры нормативын үтәде. Хәзерге вакытта мәктәпне тәмамлаган 35 кеше бу мактаулы исемне йөртә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорскида чаңгычылар ярышты