Лениногорскида чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Бөтенроссия ярышлары узды (ФОТОЛАР)
СПОРТ

Лениногорскида чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Бөтенроссия ярышлары узды (ФОТОЛАР)

18 гыйнвардан 20сенә кадәр шәһәребездә чаңгыда трамплиннан сикерү буенча  «Татарстан яшьлеге” Бөтенроссия ярышлары узды. Ул 11-14 яшьлекләр арасында үтте.



Ярышларда Әлмәт, Лениногорск, Санкт-Петербургтан барлыгы 46 спортчы катнашты.

   
Лениногорскилыларның ярыш нәтиҗәләре: 
2007 елгы малайлар арасында беренче урында  Рохлин Даниил (11нче гимназия), икенчедә Лямов Никита (12нче лицей).

2007 елгы кызлар арасында икенче урында Шарипова Эллина (13нче мәктәп)

2004-2006 елгы егетләр арасында икенче урында Галимов Булат (2нче мәктәп). Өченче урында Мухаметвалеев Рафаэль (8нче мәктәп).
 
2004-2006 елгы кызлар арасында беренче урынны Кравцова Надежда (8нче мәктәп) алды.


Фото: “Олимпия резервы” спорт мәктәбе


 


Нет комментариев