Лениногорскида футбол буенча Татарстан беренчелеге узды
СПОРТ

Лениногорскида футбол буенча Татарстан беренчелеге узды

Шәһәрнең “Яшьлек” стадионында футбол буенча ир-егетләр командалары арасында Татарстан Беренчелеге узды.

Безнең стадионга Арча, Бөгелмәдән килделәр. “ТатГрад” командасы (Бөгелмә) безнекеләрне 1:0 исәбе белән җиңде. Арчалылар исә бөгелмәлеләрне 2:1 исәбе белән җиңүгә иреште.

Безнең команда Арча командасыннан өстенрәк булды, исәп 2:1. Әлеге турдан соң Лениногорск командасы турнир таблицасында икенче урынны алып тора. Алда тагын матчлар булачак.
 

фото:pixabay.com


Нет комментариев