Лениногорскида  шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары арасында мини-футбол буенча беренчелек узды
СПОРТ

Лениногорскида шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары арасында мини-футбол буенча беренчелек узды

15-17 март аралыгында "Юность” спорт комплексы залында шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары командалары арасында мини-футбол буенча Беренчелек узды.

Турнир стандарт система буенча, башта төркемнәрдә, аннары плей-оффка чыгу белән узды.

Нәтиҗәдә: 3нче урынны ЛРЭС яшь командасы алды, 2 урында «Лениногорскнефть» идарәсе коллективы. Ә турнирның җиңүчесе булып Ромашкино РНУ командасы танылды. Ярышларның барлык призерлары призлар һәм дипломнар белән бүләкләнде.

Урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын – Ромашкино РНУ

 2 урын – “Лениногорскнефть” идарәсе

 3 урын – ЛРЭС

 4. ЛенГоргаз

 5. ЛенРемсервис

  6. Мәгариф идарәсе

   7. ТМНУ

    8. УДМС

     9. ЛТС

 

фото:Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе


Нет комментариев