СПОРТ

Лениногорскилылар грек-рим көрәшендә

10 - 11 апрель көннәрендә Удмуртиянең Воткинск шәһәрендә яшүсмерләр арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан грек-рим көрәше буенча республика турниры үтте. Анда Чайковский, Глазов, Воткинск, Пермь, Түбән Кама, Ижевск, Яр Чаллы, Лениногорск һәм башка шәһәрләрдән 250 көчле көрәшче катнашты. Нәтиҗәдә, Лениногорск шәһәреннән 6 нчы мәктәп укучылары Раил Астафьев һәм Роман...

10 - 11 апрель көннәрендә Удмуртиянең Воткинск шәһәрендә яшүсмерләр арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан грек-рим көрәше буенча республика турниры үтте.


Анда Чайковский, Глазов, Воткинск, Пермь, Түбән Кама, Ижевск, Яр Чаллы, Лениногорск һәм башка шәһәрләрдән 250 көчле көрәшче катнашты.
Нәтиҗәдә, Лениногорск шәһәреннән 6 нчы мәктәп укучылары Раил Астафьев һәм Роман Мөхәммтханов - III урын алса, 10 нчы мәктәп укучылары Мансур Сәгъдиев һәм Вячеслав Миронов - V урынга лаек булды.
Лениногорск шәһәре 3 нче номерлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе

грекоримская борьба

Нет комментариев