Махсус Олимпиаданың кунаклары арасында  Шварценеггер һәм Дрогба да булачак
СПОРТ

Махсус Олимпиаданың кунаклары арасында Шварценеггер һәм Дрогба да булачак

2022 елның гыйнвар аенда Казанда Махсус Олимпиада булачак.

Башкалабызда узачак Махсус олимпия уеннарына бөтен дөньядан ике меңләп VIP-кунак киләчәк. Алар арасында танылган атлет Боб Биман, сәясәтче һәм актер буларак билгеле Арнольд Шварценеггер, танылган футболчы Дидье Дрогба да булачак. Махсус Олимпиаданың Президенты Ольга Слуцкер әйтүенчә, спорт һәм  шоу-бизнесның бик күп танылган кешеләре махсус үткәрелә торган олимпия хәрәкәтен куәтләүне үзенең бурычы дип саный. Аларның күпчелеге Махсус Олимпиада кунагы булачак.

 

https://www.tatar-inform.ru/


Нет комментариев