Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

20 августка өлгерәбезме?

Хәзерге вакытта районда өч төрле культураны суктыру эшләре дәвам итә. 24 июль көненә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 4 мең 855 гектарда игеннәр чабылган, арыш - 2 мең 236 гектар, арпа - 709 гектар, борчак 1 мең 314 гектарда суктырылган. Бер гектардан уртача 22,3 центнер (арыш - 18,1 центнер, арпа - 23,9...

Хәзерге вакытта районда өч төрле культураны суктыру эшләре дәвам итә.


24 июль көненә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 4 мең 855 гектарда игеннәр чабылган, арыш - 2 мең 236 гектар, арпа - 709 гектар, борчак 1 мең 314 гектарда суктырылган. Бер гектардан уртача 22,3 центнер (арыш - 18,1 центнер, арпа - 23,9 центнер, борчак 28,5 центнер) уңыш алына. "Лениногорская" агрофирмасы", "Сатурн-Урал", "Союз-Агро"ның Зеленогорский" бүлекчәсе - уракны яхшы темплар белән алып баручы хуҗалыклар. Соңгы ике җәмгыятьтә арышны җыеп та бетергәннәр. "Маркс", "Ленин", "Спартак" агрофирмасы" җәмгыятьләреннән эшне тизләтү сорала. Калган хуҗалыклар уракка керешмәгән дә. ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов тарафыннан 20 августка уракны төгәлләргә бурыч куелган. Эш болай барса, ничек өлгерербез?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ашлык