Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск музеенда булачак рәссамнарга шамаил сәнгате турында сөйләделәр (+фотолар)

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда музыка-сәнгать педагогика көллияте студентларына сынлы сәнгать – шамаил турында сөйләделәр.

Аның барлыкка килү тарихы белән студентларны музей белгече Айгөл Рәхимова таныштырды.

"Элек теләсә кайсы татар йорты диварында Коръәндәге изге сүзләрне күрергә мөмкин иде. Бу - шамаил сүзе - гарәп теленнән «сыйфатлар, абруйлар»дигәнне аңлата. Фарсы теленнән - «Изге картина» яки «образ", - диде Айгөл Рәхимова.

Шамаилләр ясау буенча танылган остазыбыз Раушания Гаязова студентлар өчен мастер-класс та үткәрде.

Аның шәхси күргәзмәләре берничә тапкыр Лениногорскида һәм Казанда узды.

Булачак дизайнерлар һәм рәссамнар әйтүенчә, бу очрашу алар өчен кызыклы һәм файдалы булды.

«Без шамаил тарихыннан бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белдек. Безгә Рушания апа шамаилне үз куллары белән ничек итеп эшләп була икәнлеген күрсәтте. Мин дә шамаилне әбиемә бүләк итү өчен бу сәнгать белән шөгыльләнергә тырышачакмын», - диде булачак дизайнер Аделина Косарева.

 

Айсылу Габбасова

Рамия Гарифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев