Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Даны тоныкланмас бәйрәм

Җиңү таңы китергән ел фасылына гына карагыз әле! Май - табигатькә яшеллек, җанлы тормыш бүләк иткән ай. Ә безгә - тыныч тормышта яшәүчеләргә имин, аяз көннәр китергән, кешелекне фашизм коллыгыннан коткарган ай. Ел саен 9 май көнне Мәңгелек ут янына җыелып, бармак белән генә санарлык исән-имин ветераннарга хөрмәт күрсәтәбез, сугыш...

Җиңү таңы китергән ел фасылына гына карагыз әле! Май - табигатькә яшеллек, җанлы тормыш бүләк иткән ай. Ә безгә - тыныч тормышта яшәүчеләргә имин, аяз көннәр китергән, кешелекне фашизм коллыгыннан коткарган ай. Ел саен 9 май көнне Мәңгелек ут янына җыелып, бармак белән генә санарлык исән-имин ветераннарга хөрмәт күрсәтәбез, сугыш кырында ятып калганнарны искә алабыз.


Менә быел да ветераннар, тыл фидакарьләре очрашты. Һәркайсының күңелендә дәһшәтле сугыш елларының җан өшеткеч вакыйгалары, күренешләре яңаргандыр. Бу көнне түшләренә тагып килгән медальләренең кояшта ялт-йолт килеп торуы, шатлыклы күз яшьләре даны тоныкланмас бәйрәм икәнен тагын бер кат исбатлый. Әнә бер төркем, кызыл байраклар һәм И.Сталин портретын күтәреп, мәйданга кереп бара. Ни генә дисәк тә, ул хакимлек иткән чорда Җиңү килде бит безгә. 9 майга багышланган митинг Мәңгелек утка чәчәкләр куюдан башланды. Хөрмәтле ветераннарыбызны шәһәр һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады:
- 9 май - иң бөек бәйрәмнәрнең берсе. 67 ел элек безгә ветераннарыбыз Җиңү китергән. Җиңүдә безнең өлеш тә бик зур.
Якташларыбыз арасыннан 11 мең 600дән артык кеше фронтка китеп, шуның яртысы сугыш кырларында ятып калды, кире кайтмады. Күп санлы корбаннар бәрабәренә яуланган Бөек Җиңү көнен алып килүче ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәрен онытырга хакыбыз юк. Сезнең рухи яктан ныклыгыгыз һәм батырлыгыгыз яшь буын өчен патриотлык үрнәге булып тора, - дип рәхмәт сүзләре әйтеп, сәламәтлек, имин көннәр теләде.
Лениногорск районы хаклы рәвештә 12 Советлар Союзы Герое, өч Дан ордены кавалеры белән горурлана ала. Әлбәттә, әлеге исемнәр аларга җиңелләрдән бирелмәгән. Үз гомерләрен кызганмыйча ут-ялкын эчендә дошманга каршы көрәшкәннәр үзләренә лаеклы исем алганнар.
Республика Президенты Р.Миңнехановның 9 май бәйрәме уңаеннан булган котлавын Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәтенең Татарстан буенча җитәкчесе Игорь Марченко җиткерде.
- Татарстанның 700 меңгә якын ул һәм кызлары гомерләрен аямыйча сугышта батырлыклар күрсәтте. Бу барыбыз өчен дә бөек бәйрәм! Барыгызга да саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы телим, - диде ул.
Шуннан соң Р. Хөсәенов һәм И. Марченко, оешма-предприятие, полиция вәкилләре Мәңгелек ут һәйкәленә венок куйдылар. Шул дәһшәтле еллар хатирәләрен яңартып сискәндереп мылтыктан ату тавышы яңгырады. Ветераннар авыр хатирәләрдән башларын иеп, ә башкалар залпның бары бәйрәм уңаеннан гына яңгыравын теләгәндер.
Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Коршин канкойгыч сугыш истәлекләрен барлады, яшь буынга үгет-нәсыйхәтләрен бирде. Ни кызганыч, ветераннарыбыз сафы елдан-ел сирәгәя бара. Былтыр шунда басып торган ветеран кая соң әле, дип күз карашың белән эзлисең, ул инде якты дөньядан китеп барган да икән. Хәзерге көндә 180 сугыш ветераны һәм инвалиды, 712 тол апа, 2 меңнән артык тыл хезмәтчәннәре янәшәбездә.
Бәйрәмгә ямь өстәп өч буын: өлкәннәр, яшьләр, балаларның вальс әйләнүе аны тагын да үзенчәлеклерәк итте. Укучылар үз куллары белән ясаган тынычлык символлары - кәгазь аккошларны ветераннарның кулына тапшырды.
Менә тагын тынлык урнашты. Хәрби комиссар Рөстәм Мисбахов шәһәр мэрына колоннаның парадка әзер булуын хәбәр итте. Мәйдан җанланды. Түбәннән Үзәк мәйданга барабанчы кызлар, нәкъ хәрби солдатларча атлап булачак солдатлар тигез рәтләр белән атлап китеп барды. Элегрәк елларны ветераннар да аларга иярсә, яшь, сугышта алган яралар үзенекен итә: алар өчен махсус автобус бирелгән иде, ветераннар шунда юнәлде.
Бәйрәмнең икенче өлеше Үзәк мәйданда дәвам итте. Шунда ук, гадәттәгечә, ветераннарга кыр кухнясы оештырылган: солдат боткасы пешерелгән. Өстәлләрдәге кечкенә чәркәләр дә тулы. Мондый көнне анысы да гаеп түгел: тиешенчә, фронттагы йөз грамм ич ул! Ул көнне көн буена бәйрәм чаралары туктап тормады. Барысы да ныклы әзерлек белән оештырылган иде. Ә кичен күктә төрле төстәге салют утлары балкыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 май