Дошман самолетын тар-мар иткән Бәкер летчигы турында (фильм)
Иске Иштирәк мәктәбе укучылары күрше Бәкер авылы летчигы Хәсән Хәнипов турында фильм карады. Фильмны Воронеж өлкәсендәге "Поиск" отряды төшергән. Хәсән Хәнипов 1942 елның 29 августында немец истребителе белән бәрелештә вафат була. Фильмда сөйләнгәнчә, Воронеж өлкәсе Бобров урманы тирәсендә безнең хәрби запаслар төялгән 3 состав тора. Моны немецлар белеп, бомбага тотарга...
Иске Иштирәк мәктәбе укучылары күрше Бәкер авылы летчигы Хәсән Хәнипов турында фильм карады.
Фильмны Воронеж өлкәсендәге "Поиск" отряды төшергән. Хәсән Хәнипов 1942 елның 29 августында немец истребителе белән бәрелештә вафат була.
Фильмда сөйләнгәнчә, Воронеж өлкәсе Бобров урманы тирәсендә безнең хәрби запаслар төялгән 3 состав тора. Моны немецлар белеп, бомбага тотарга самолетларын җибәрәләр. Бәкер егете нәкъ менә шуларга каршы җибәрелә, составларны дошман һөҗүменнән саклап кала, бәрелештә һәлак була.
Парашют белән Бобров урманына килеп төшә ул, шунда һәлак була. Аңа бары 24 яшь була. Үлгәннән соң Кызыл байрак ордены белән бүләкләнә. "Поиск" төркеме вәкилләре сөйләвеннән аңлашылганча, 1985 елда туганнары - 4 ир туганы һәм бер кыз туганы килә.
Сугышчы вафат булган урынга истәлек тактасы куялар, 2012 елда "Поиск" төркеме аны заманча ясалган сыйфатлы тактага алыштыра. Аның турында ике фильм төшерәләр. Хәсән Хәнипов үзе туганнар каберлегенә күмелгән.
Иске Иштирәк мәктәбе укытучысы Мөнирә Хаҗипова әйтүенчә, Бәкердә бүген батыр сугышчының туганнары калмаган.
Әмма без аның турында, гаиләсе хакында белүчеләр булмасмы, дип өметләнәбез. Т: 5-07-72
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев