Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Көннең салкынлыгын сизмәделәр

Халык шулай гадәтләнгән инде, 1 майны митинг, парадлар белән үткәрә. Лениногорскида ул көнне 56 нчы мәртәбә җиңел атлетика буенча май эстафетасы узды. Ул традицион рәвештә "Город без наркотиков" программасы кысаларында үтте. 1 майны спорт бәйрәменә әверелдерергә теләгәндәй, көне дә ярдәм итте. Ә салкынча булу - спортчыларга киртә түгел, аларның күңелләре...

Халык шулай гадәтләнгән инде, 1 майны митинг, парадлар белән үткәрә. Лениногорскида ул көнне 56 нчы мәртәбә җиңел атлетика буенча май эстафетасы узды. Ул традицион рәвештә "Город без наркотиков" программасы кысаларында үтте.


1 майны спорт бәйрәменә әверелдерергә теләгәндәй, көне дә ярдәм итте. Ә салкынча булу - спортчыларга киртә түгел, аларның күңелләре көр, йөгерергә теләкләре бар. Шулай булмаса, ул көнне 65 команда катнашучылары чыкмас иде. әнә барысы да аякларын, кулларын яздыралар. Көч биреп торырга җанатарлар да үзәк мәйданга күпләп килгән. Теләгән кешегә кайнар чәй эчеп, шашлыктан авыз итеп, тамак ялгап алырга була. Ә бала-чага әти-әнисен сатуга чыгарылган шарлар янына өстери. Кыскасы, һәркемдә күтәренке рух, бәйрәм шатлыгы.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин килгән халыкны Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрикләде, спортчыларга уңышлар теләде. ТР атказанган физик культура хезмәткәре Валентин Слабин эстафетаның узу тәртибе белән таныштырды. Беренче этапта - мәктәпләрнең VI - VII сыйныф укучылары, икенче-өченчедә - өлкән сыйныф укучылары, дүртенчедә - уку йортлары студентлары, бишенче этапта - предприятие-оешма хезмәткәрләре. Алар, үз чиратында, 500гә кадәр һәм 500дән артык хезмәткәре булганнарга бүленде. В.Слабин әйтүенчә, моңа охшаш спорт чарасы шәһәрдә юк. 56 ел дәвамында бик күпләр үзләренең көчен сынап караган. Эстафета күбесенә киләчәк тормышларын спорт белән бәйләү өчен старт, яки башлангыч булып торган. Бу, чын мәгънәсендә, сәламәтлек һәм матурлык символы буларак тарихка кереп кала. Җиңел атлетиканы да популярлаштыра, яшьләр арасында спортка, сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияли.
Җанатарлар кайсы мәктәпнең яисә предприятие-оешманың лидерлар рәтенә чыгуын белеп торды. Менә, ниһаять, җиңүчеләр дә билгеле булды. VI - VII сыйныфлар арасында I урынны - 12 нче лицей, II урынны - 7 нче мәктәп, III урынны - 6 нчы мәктәп яулады. VIII - IX сыйныфлар арасында I урында - 5 нче, II урында - 10 нчы, III урында - 7 нче мәктәп. Өлкән сыйныфлар (X - XI) арасында I урында - 12 нче лицей, II урында - 6 нчы, III урында - 2 нче мәктәп. Студентлар арасында - нефть техникумы командасына тиңнәр булмады, II урында - политехник колледж, III урында КНИТУ-КАИның Лениногорск филиалы.
Хезмәткәрләре 500гә тулмаган предприятие-оешмалар арасында, I урынга - "Шифа" җәмгыяте чыкты. II урында - "Лениногорскгаз" идарәсе, III урында - "РНК" җәмгыяте. Ә 500дән артык хезмәткәрләр булган командалары арасында I урынга - "Контакт-С" җәмгыяте, II урынга - "Лениногорскнефть" идарәсе, III урынга - "Шифа" спорт-сәламәтләндерү комплексы чыкты. Җиңүчеләргә Диплом, медаль (I урын алучылар - Кубок) һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эстафета