Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск районында берничә авылны су басты

Су басу быел да безнең районны читләтеп үтмәде. 7 апрель - якшәмбе көнне, Шушма елгасы күтәрелү нәтиҗәсендә Сугышлы, Керкәле, Урдалы авылларындагы 37 йорт биләмәсенә ташу сулары керде. Әле бүген, 9 апрельдә эшкә килеп, электрон почтаны карасак, Сарабикколдан да хат килеп төшкән: "Сарабиккол авылын су басты!!! Күп кенә өйләр, сарайлар, мунчалар...

Су басу быел да безнең районны читләтеп үтмәде.


7 апрель - якшәмбе көнне, Шушма елгасы күтәрелү нәтиҗәсендә Сугышлы, Керкәле, Урдалы авылларындагы 37 йорт биләмәсенә ташу сулары керде. Әле бүген, 9 апрельдә эшкә килеп, электрон почтаны карасак, Сарабикколдан да хат килеп төшкән: "Сарабиккол авылын су басты!!! Күп кенә өйләр, сарайлар, мунчалар су астында калды. Шул исәптән, безнең өйне дә су уратып алды", дип язган Фәния Әскарова, фотолар да куйган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми сайтына куелган мәгълүматка караганда, 9 апрель иртәсенә республиканың 6 муниципаль районындагы торак пунктны су баскан. Исемлектә Сарабиккол авылы да бар. Анда әлеге авылның су басу зонасында дүрт йорт яны участогы калган, дип хәбәр итәләр.
Аңлыйбыз, башына төшкән кешегә бик авыр. Әле дүшәмбе көнне Галия апа Рәхимова кереп чыккан иде. Керкәледән шәһәргә килгәндә, су баскан галәмәтне күргән: "И-и-и, андагы хәлне белсәгез сез, - ди. - Күргән кешегә - йөрәк яргыч. Тәрәзәсеннән су баскан өйнең нинди хәлдә булачагын күз алдына китерәсезме? Газ плитәсе эче тулы су бит аның. Череми нәрсә эшләсен ул",- дип сөйләнде Галия апа.
Быел су басу безнең районны, бәлки, читләтеп үтәр, дигән өмет бар иде. Табигать сорап тормый шул ул. Китерә дә бирә.
Министрлык сайты мәгълүматларына карасаң, республиканың су баскан урыннарыннан 47 кеше (алты бала) эвакуацияләнгән, алар барысы да вакытлыча туганнарында яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: су басу