Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск ветераннарына торак сертификаты бирелде

Тагын бер төркем сугыш ветераны, аларның тол калган хатыннары шушы көннәрдә бәхетле мизгел кичерде - аларга фатир сертификатлары тапшырылды. Барлыгы 10 сугыш ветераны һәм тол калган әби-бабай фатирлы булды. Сертификат тапшыру тантанасында башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин, торак фондының әйдәп баручы белгече Елена Романеева, төзелеш эшләрен башкарган "Сарет" җәмгыяте җитәкчесе...

Тагын бер төркем сугыш ветераны, аларның тол калган хатыннары шушы көннәрдә бәхетле мизгел кичерде - аларга фатир сертификатлары тапшырылды. Барлыгы 10 сугыш ветераны һәм тол калган әби-бабай фатирлы булды.
Сертификат тапшыру тантанасында башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин, торак фондының әйдәп баручы белгече Елена Романеева, төзелеш эшләрен башкарган "Сарет" җәмгыяте җитәкчесе Рафис Гәрәев, фатир хуҗаларының балалары, туганнары катнашты.
- Соңгы берничә елда шәһәребездә яңа төзелгән йортлардан байтак сугыш ветеранына, аларның тол калган хатыннарына фатир ачкычлары тапшырдык. Сезгә яшәү өчен биредә шартлар уңайлы булыр дип уйлыйм, ә сез моңа лаек. Яңа торакларыгызның куанычын, рәхәтен күрергә язсын, барыгызга да сәламәтлек телим, - диде Айдар Хисмәтуллин.
Сертификат алучы әби-бабайлар да, балалары да шат иде бу көнне. Килүчеләр арасында Түбән Чыршылы авылында яшәүче сугыш ветеранының тол калган хатыны, 89 яшьлек Гасыймә Әүхәдиева да бар. Аның ире Габдрахман сугышның беренче көннәреннән фронтка китә. Каты яраланып, Свердловск шәһәре госпиталенә эләгә. 1946 елның мартында сугыштан кайтып, башта Чиләбегә, аннары Лениногорскига урнаша. Соңыннан Түбән Чыршылыга кайтып, олхоз эшенә чыга. Гасыймә апа да төрле эшләр башкара. Колхоз кырларында кишер, чөгендер уңышы җыеп алуда һәрчак алдынгылар рәтендә була. Габдрахман бабай белән алар дүрт бала табыпүстерәләр. 1999 елда карты гүр иясе була. Бүген Гасыймә әби ике инвалид баласы - улы Уел һәм кызы Зөлфирә белән гомер кичерә.
- Күктән төшкән бу зур бәхетне бөтенләй аңлап та бетермәдем әле. Шулай зурлаганнары, безне кайгыртканнары өчен, хөкүмәтебезгә ихластан рәхмәт, - дип ул сертификат алучылар исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде.
Елена Романеева ветераннарны һәм аларның якыннарын сертификатлар белән нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты. Соңыннан, җирәбәдә катнашып, алар Добролюбв урамы, 8 "В" адресы буенча төзелгән йорттан фатирларын билгеләде.
Бүген фатирларның эчендә һәм әйләнә-тирәсен тәртипкә китерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сертификат