Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск үзәк район хастаханәсе поликлиникасы диспансеризацияне туктатты

Янәдән чирле тормыш белән яши башладык. Хәер, аның беткәне дә булмады. Ләкин соңгы арада нык артып китте.

 

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының агымдагы елның 2 февралендәге боерыгы буенча, республиканың башка шәһәрләрендә кебек, Лениногорскида планлы медицина ярдәме күрсәтү туктатылды, дип хәбәр итә үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров. Бу чара коронавирус буенча санитар-эпидемиологик вәзгыять катлаулы булу кабул ителгән.
-    Олылар өчен планлы медицина ярдәме, шул исәптән кайбер кешеләр төркеме өчен профилактик тикшеренүләр һәм диспансеризация туктатыла. Бары тик социаль әһәмияткә ия авырулар исемлегенә кергән яки әйләнә-тирәдәге кешеләр өчен куркыныч тудыра торган авыртулары булган пациентлар гына искәрмә булып тора, - ди ул.

Лениногорск поликлиникасына югары температура, тамак авырту билгеләре белән мөрәҗәгать итүчеләр узган атна белән чагыштырганда 40 процентка арткан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев