Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида Җиңү бәйрәме

Җиңү бәйрәме уңаеннан, «Лениногорскнефть» идарәсе үз ветераннарын «Ландыш» ял базасында табын алдына җыйды. Күкрәкләренә орден-медальләр таккан ветераннарны тынлы оркестр каршы алды. Табын алдына узганчы, барысы бергә истәлеккә фотога төштеләр. Тәүге сүз «Лениногорскнефть» идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтовка бирелде. - Һәр узган көн, ай һәм ел безне Бөек Ватан сугышыннан ераклаштыра. Әмма...

Җиңү бәйрәме уңаеннан, «Лениногорскнефть» идарәсе үз ветераннарын «Ландыш» ял базасында табын алдына җыйды.
Күкрәкләренә орден-медальләр таккан ветераннарны тынлы оркестр каршы алды. Табын алдына узганчы, барысы бергә истәлеккә фотога төштеләр.
Тәүге сүз «Лениногорскнефть» идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтовка бирелде.
- Һәр узган көн, ай һәм ел безне Бөек Ватан сугышыннан ераклаштыра. Әмма тыныч тормыш хакына илебезгә Җиңү алып кайткан, яу кырында башларын салган солдатларны, әтиләр, абыйларны, онытырга хакыбыз юк. Батырлыгыгыз, көчле рухлы булуыгыз алдында баш иеп, сезгә ихластан олы рәхмәтемне җиткерәм, - диде ул.
Муниципаль район башлыгы урынбасары Надежда Шалдаева шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов котлавын җиткереп, ветераннарга һәм аларның гаиләләренә тыныч тормыш һәм бәхетле картлык теләде.
Сугыш ветераннары - Җиңү яулау белән бергә, нефть тармагы үсешенә дә зур өлеш керткән кешеләр. «Лениногорскнефть» идарәсендә бүген 23 сугыш ветераны исәпләнә. Бәйрәмгә шуның унөче генә килә алган иде. Араларында Петр Голубев та бар. Сугыштан соңгы эшчәнлеге «Лениногорскнефть» идарәсе белән бәйләнгән. Ул торак-коммуналь конторасында баш инженер булып эшли. Петр Андреевич элеккеге эш урынын мактау сүзләре белән телгә ала. "Бер бәйрәмнән дә калдырмыйлар. Безнең белән аралашып, һәрвакыт сәламәтлегебезне белешеп торалар. Алар тарафыннан кадер-хөрмәт тоеп яшибез. Булдыралар, зур рәхмәт аларга", - диде.
«Лениногорскнефть» идарәсе ветераннар советы рәисе Илгизәр Гәрәев ветераннарны «Геройлар!» дип атады, аларның батырлыгын мәңге җуелмас хатирә дип бәяләде.
Фронтта һәлак булганнарны хөрмәтләп, бер минут тынлык белән искә алдылар. Һәркем сугыштан кайтмаган солдатларны, якыннарын исенә төшереп, чыланган күзләрен сөртте.
Ветераннарны бәйрәм белән «Татнефть» җәмгыятенең профком рәисе Гомәр Яруллин да тәбрикләде. Җәмгыятьнең генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдиновның котлавын җиткереп, илебезнең сугыштан соңгы авыр елларда яңадан торгызылуы турында сөйләп үтте.
- Дәһшәтле еллардан соң күпме сулар акты, илебезгә тынычлык, аяз күк йөзе, шатлык бүләк иткән җиңүле күпме яз килде. Быел халкыбыз Бөек Ватан сугышында җиңүнең 68 нче елын билгеләп үтә. Сугыш турында без фильмнар карап, китаплар укып беләбез. Туган илнең чын уллары, патриотлары булган ветераннарның батырлыгы турында үсеп килүче буын да онытырга тиеш түгел. Без аларны сезнең батырлык мисалында тәрбияләдек һәм бу эшне дәвам итәбез. Рәхмәт сезгә, кадерле ветераннар, - диде ул.
Сугыш еллары истәлекләре белән идарә ветераны Гыйлемхан Мияссаров та бүлеште. Җитәкчеләргә рәхмәт әйтеп, аларны ел саен кадерләп, хөрмәт итеп бәйрәмгә чакырулары өчен рәхмәтен җиткерде, җыр башкарды.
Шәһәрнең хәрби комиссары урынбасары Ринат Зыятдинов, идарәнең профсоюз комитеты рәисе Миншакир Нуриев, идарәнең яшьләр белән эшләүче инженеры Чыңгыз Мөхәммәдиев та ветераннарга кайнар котлау, җылы теләкләр юлладылар.
Табын артында барган әлеге очрашу концерт номерлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногрскнефть