Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида күп балалы гаиләгә торак сертификатфы тапшырылды

Күп балалы гаиләләргә, торак хәлен яхшырту өчен, сертификат тапшыру дәвам итә. Быел шәһәребездә андый бәхет ике гаиләгә елмайган. Шушы көннәрдә сертификатның чираттагысы тапшырылды. Сертификатка 8 бала тәрбияләп үстерүче Эльмира Данилова ия булды. Документны аңа башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк тапшырды. - Әлеге сертификат сезнең гаиләгез өчен фатир яисә йорт...

Күп балалы гаиләләргә, торак хәлен яхшырту өчен, сертификат тапшыру дәвам итә. Быел шәһәребездә андый бәхет ике гаиләгә елмайган. Шушы көннәрдә сертификатның чираттагысы тапшырылды.
Сертификатка 8 бала тәрбияләп үстерүче Эльмира Данилова ия булды. Документны аңа башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк тапшырды.
- Әлеге сертификат сезнең гаиләгез өчен фатир яисә йорт алу мөмкинлеге бирә. Бүгенге көндә күп балалы гаиләләр арасында фатирга керүчеләр яисә әти-әниләре белән торучылар шактый. Андыйларга дәүләт ярдәм итә һәм торак алу өчен субсидия белән тәэмин итә. Шуңа күрә, үз «ояңны» булдыру мөмкинлеген кулдан ычкындырырга ярамый, - диде Владимир Васильевич.
Аның сүзләренчә, 3 миллион 7 мең 414 сум тәшкил иткән сертификатка фатир гына түгел, ә шәхси йорт та алырга була. Торакның мәйданы 162 квадрат метр булып, 9 ай эчендә сатып алынган булырга тиеш.
Әлеге программа буенча торак алу өчен Эльмира чиратка 2002 елда баскан булган. Моңа кадәр әти-әнисе һәм сеңелесе белән ике бүлмәле шәһәр фатирында яшәгәннәр. Шуңа да, сертификат алып, тиздән үз куышы булачагына әле һаман да ышанып бетми.
Дулкынлануын яшермичә, сертификатны юллап алуда ярдәм күрсәткән торак фонды белгечләренә, аны тапшырган хакимият җитәкчелегенә үзе һәм балалары исеменнән рәхмәт җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сертификат

2
X