Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида сөт җитештерү

2 июль көненә район буенча 49 тоннадан артык сөт савып алынган. Шәхси хуҗалыклар исә 4 тоннадан артыграк сөт тапшырган. Хәзер сыерлар җәйге лагерьларда. Саф һава, сусыл үлән, күп сөт бирә торган чор, тик авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматтан күренгәнчә, кайбер хуҗалыкларда гына мул продукция алу күзәтелә. Мәсәлән, "Сатурн-Урал" җәмгыяте былтыргы...

2 июль көненә район буенча 49 тоннадан артык сөт савып алынган. Шәхси хуҗалыклар исә 4 тоннадан артыграк сөт тапшырган.
Хәзер сыерлар җәйге лагерьларда. Саф һава, сусыл үлән, күп сөт бирә торган чор, тик авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматтан күренгәнчә, кайбер хуҗалыкларда гына мул продукция алу күзәтелә. Мәсәлән, "Сатурн-Урал" җәмгыяте былтыргы күрсәткеченнән арттырып җибәреп, бер сыердан 18 килограмм сөт савып алуга ирешкән. "Союз-Агро"ның "Зеленогорский" бүлекчәсе шулай ук узган елдагыдан күпкә арттырган. "Йолдыз", "Чулпан" хуҗалыклары, киресенчә, "аска тәгәрәгән".
Беренче графада - хуҗалыклар, икенчедә - шушы елның 2 июленә бер сыердан савып алынган сөт күләме (килограммнарда), өченчедә - узган ел шул көндәге күрсәткеч, дүртенчедә - хуҗалыкның 2 июльдәге гомуми сөт күләме (килограммнарда).
"Сатурн-Урал" җәмгыяте 18,2 17,0 3007
"Ганиев И.М" фермер хуҗалыгы 18,1 16,1 1450
"Хәбибуллин Ф.З." фермер хуҗалыгы 16,1 17,7 2813
"Союз-Агро"ның "Зеленогорский" бүлекчәсе 15,0 12,8 2553
"Лениногорская"агрофирмасы" 13,5 13,7 21200
"Йолдыз" җәмгыяте 12,9 14,8 1286
"Ленин" 11,7 13,3 3510
"Чулпан" 11,2 13,3 2023
"Восходящая Заря" җәмгыяте 11,0 12,2 2471
"Маркс" 10,6 15,0 3450
"Спартак"агрофирмасы" җәмгыяте 9,5 8,3 3169
"Хәсәнов Х.Х." шәхси предприятиесе 9,1 11,5 1170

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: молоко