Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида "Татнефть" Группасы предприятиеләре хезмәт коллективларының региональ конференциясе узды

Пенсияләрне софинанслау программасында “Татнефть” гарант булып торамы, хезмәткәрләрнең балалары өчен максатчан укыту дәвам итәчәкме һәм корпоратив музейның роле нидә?

 

Бу һәм башка күп төрле сораулар  Лениногорскида узган “Татнефть” Группасы предприятиеләре хезмәт коллективларының региональ конференциясендә катнашучылар тарафыннан яңгырады.

Компаниянең 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре, киләчәккә бурычлар, борчыган сораулар, мәсьәләләр – барысы турында ачыктан-ачык итеп сөйләштеләр.

Конференция эшендә «Татнефть» генераль директорының скважиналарны ремонтлау, бораулау һәм катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру буенча урынбасары Ринат Шәфигуллин, компаниянең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, хезмәт өчен түләү һәм персонал белән эшләү Идарәсенең мотивация системасын үстерү бүлеге башлыгы Айрат Гарипов һәм 270 делегат катнашты.

Ринат Шәфигуллинның докладында «Татнефть»нең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елга планнар, дөньяда һәм компаниядәге хәлләр турында сүз барды.
“Һичшиксез, без яңа шартлар һәм чикләүләрне исәпкә алып, стратегик һәм оператив планнарга төзәтмәләр кертәбез. Шул ук вакытта теләсә нинди шартларда үзгәрешсез база векторлары да бар, - дип билгеләп үтте Ринат Илдус улы.

Ринат Илдусович компаниянең өстенлекле юнәлешләре арасында шулай ук экологик юнәлешле эшчәнлекне, промышленность куркынычсызлыгы өлкәсендәге эшне, корпоратив укытуны, яшьләргә ярдәм күрсәтүне, социаль гарантияләрне атады.

“Татнефть” профсоюзы рәисе Гомәр Яруллин катнашучыларны коллектив килешүнең барлык пунктлары да үтәлде, дип хәбәр итте.


Төбәкнең социаль-икътисади хәле, тормышка ашырыла торган проектлар, 2022 елга планнар Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикованың  чыгышында яңгырады. Шәһәр һәм район җитәкчелеге һәм халкы исеменнән ул «Татнефть» компаниясенә регион үсешенә керткән өлешләре, социаль проектларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Конференция сорау-җавап рәвешендә дәвам итте. Производство һәм социаль характердагы проблемаларның киң спектры турында ачыктан-ачык фикер алыштылар. Аерым алганда, реструктуризациянең плюслары һәм минуслары турында сөйләштеләр.

«Татнефть» компаниясенең нефть музее 2021 елда илнең иң яхшы корпоратив музее дип табылды. Аның директоры Ирина Фатыйхова билгеләп үткәнчә, учреждение эшенә концептуаль якын килү зарур. Музейны көчле корпоратив ресурс дип атап, ул музейның  барыннан да элек, коллектив рухын сакларга, рухи кыйммәтләрен алып барырга, үсәргә тиешлегенә басым ясады.
Шәһәрдә квалификацияле медицина хезмәткәрләре җитмәү проблемасы, шулай ук юл буйларында агачлар утырту буенча тәкъдимнәр  дә яңгырады.
Медперсонал белән проблеманы хәл итү буенча эш алып барыла, «Татнефть» компаниясе процесста актив катнаша. Соңгы вакытта гына да нефтьчеләр шәһәрнең бер йортының беренче катын медиклар өчен торак итеп ясауга финанслар керттеләр, шулай ук студентлар медицина отрядлары белән эшләүдә ярдәм иттеләр.

Компания 2021 елда төбәктә 8 миллион агач утырткан, «Татнефть» оештырган мәктәп биолабораторияләре эшли, шуларның берсе – Шөгердә. Конференциядә яңгыраган тәкъдим дә эшләнәчәк.

Соңыннан Ринат Шәфигуллин катнашучыларга хезмәтләре һәм төрле мәсьәләләргә битараф булмаулары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, компания өчен икенче дәрәҗәдәге мәсьәләләр юк. Производство да, медицина да, яшь буынны тәрбияләү дә, экология дә мөһим.

Бу көнне бирелгән сораулар консолидацияләнәчәк һәм җентекләп эшләп бетерү өчен профильле хезмәтләргә җибәреләчәк. Конференция ахырында компания хезмәткәрләренә лаеклы бүләкләр тапшырдылар.


Юлия МОГИЛА

Сергей Трусов фотолары

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укый алачаксыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев