Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскилыларга су басу яныймы

Узган ел апрель аенда кинәт җылытып, республиканың кайбер районнарын су басты. Быел безне нәрсә көтә соң? Алдагы язма шул хакта. Язгы ташуга алдан әзерләнү яхшырак, көне килеп җиткәнне көтәсе түгел. Югыйсә, соң булуы мөмкин. Көннәр җылыта башлау белән, районыбызда су басу буенча профилактик чаралар күрә башладылар: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының...

Узган ел апрель аенда кинәт җылытып, республиканың кайбер районнарын су басты. Быел безне нәрсә көтә соң? Алдагы язма шул хакта.
Язгы ташуга алдан әзерләнү яхшырак, көне килеп җиткәнне көтәсе түгел. Югыйсә, соң булуы мөмкин. Көннәр җылыта башлау белән, районыбызда су басу буенча профилактик чаралар күрә башладылар: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск районы буенча белгечләре юлларны, күперләрне, елга буйларын тикшерде. Шулай ук авыл җирлеге башлыклары алдына боз тыгылу куркынычы булган урыннарда агачларны кисү, техника һәм йөзү җайланмаларын әзерләп кую, халыкны һәм мөгезле эре терлекне күчерүне хәл итү кирәклеге бурычы куелды.
Билгеле булганча, узган ел 20 район территориясе су басу хөкемендә калды, анда меңгә якын йортны су басты, ике мең кеше зыян күрде. Хәер, ерак китәсе юк: үзебезнең районда ук Дала Зәе һәм Шушма елгаларында су күтәрелеп, Керкәле, Сугышлы, Иске Писмән авылы халкына язгы күңелсезлек белән очрашырга туры килде. Әмма бу быел да әлеге торак пунктларның барысына да су басу куркынычы яный дигән сүз түгел, шулай да әзерлек чараларын күрә башларга кирәк. Ник дигәндә, узган ел җирле хакимият тарафыннан кисәтеп куелган булуга карамастан, кайберәүләр кирелек күрсәтеп, өйләрен ташламады. Ә төнлә су баса башлагач, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск районы буенча белгечләренә эвакуация эше алып барырга туры килде. Шуңа күрә, су басу куркынычы янаган урында яшәүчеләр моңа әзер булырга тиеш. Синоптиклар хәбәрләренә әледән-әле колак салып, үткән елгы хаталарны кабатламаска иде.
Ул-бу була калса, телефоннар: 01 (бердәм коткару хезмәте), 112 (кәрәзле телефоннан), 5-12-17 (Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск районы буенча кабул итү бүлеге).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев