Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскиның иң яшь факел йөртүчесе

21 июньдә, Лениногорск урамнары буйлап, Универсиада уты узачак. Факелны сәгать икеләр тирәсендә безнекеләр туберкулез диспансеры янындагы ротонда тирәсендә азнакайлылардан кабул итеп алачак. Шуннан алып, Универсиада уты беренче поселок, мәчет яны, нефть монументы, Шашин, Ленинградская урамын иңләп, сәгать дүртләргә таба Үзәк мәйданга юнәләчәк. Әлеге тарихи вакыйгада районыбыздан 27 факел йөртүче катнаша....

21 июньдә, Лениногорск урамнары буйлап, Универсиада уты узачак.
Факелны сәгать икеләр тирәсендә безнекеләр туберкулез диспансеры янындагы ротонда тирәсендә азнакайлылардан кабул итеп алачак. Шуннан алып, Универсиада уты беренче поселок, мәчет яны, нефть монументы, Шашин, Ленинградская урамын иңләп, сәгать дүртләргә таба Үзәк мәйданга юнәләчәк. Әлеге тарихи вакыйгада районыбыздан 27 факел йөртүче катнаша. Алар 4 километр 200 метр арада факелны бер-берсеннән кабул итеп алып, тиешле ноктага китереп тапшырырга тиеш. Әлеге җаваплы эш ышанып тапшырылган кешеләр арасында районыбызның танылган спортчылары, дәүләт учреждениесе хезмәткәрләре, укучы-студентлар бар. Аларның һәрберсе актив эшчәнлек алып бара һәм спортны үз итә.
Универсиада уты эстафетасын Николай Наговицын башлап җибәрәчәк. Ул - ике төр чаңгы ярышы буенча СССРның атказанган спорт мастеры, Финляндиядә узган Универсиада чемпионы, Австралиядә Олимпия уеннарында катнашкан кеше, хәзерге вакытта нефть техникумында физкультура укыта.
Факел йөртүчеләр арасында шәһәребезнең спорт хәрәкәте ветераннары да бар. Виктор Кудалов - әнә шундыйлардан. Илле елдан артык укучыларга физик тәрбия биргән ул. Җитмеш алтынчы яше белән барса да, актив рәвештә йөзү, җиңел атлетика һәм чаңгы спорты белән шөгыльләнә.
Ә иң яше - 14 яшьлек Дарья Фролова. 12 нче лицейда бик яхшы билгеләренә генә укудан тыш, шахмат буенча күп кенә турнирда җиңүгә ирешкән. Алты яшеннән шахмат уйный башлый, аннары әти-әнисе 2 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә бирә. Ул - шахмат буенча республика чемпионы, халыкара, регионара шахмат турниры җиңүчесе, шәһәрдә үткән күп кенә ярышларда призлы урын алган кыз. Шушы көннәрдә аның белән очрашып сөйләшергә туры килде.
- Дарья, Универсиада уты йөртүдә катнашачагыңны кайчан белдең?
- Ай ярым тирәсе элек бугай.
- Бу хәбәрне ничегрәк кабул иттең?
- Шатландым, әлбәттә. Беренчедән, уңышларымны күреп, югары бәяләүләре сөендерде. Икенчедән, миңа дөнья күләмендәге әлеге чарада катнашу мөмкинлеге бирүләре белән горурландым.
- Сезне берәр ничек әзерлиләрме?
- Барлык факел йөртүчеләрне җыеп, гомуми җыелыш, инструктаж үткәрделәр. Әле тагын факелны ничек дөрес итеп тоту, йөгерү буенча өйрәтәчәкләр.
- Нинди киемнән йөгерәчәксез?
- Әле бүген генә һәрберебезгә ап-ак спорт костюмы бирделәр. Анда кызыл төс тә бар, бик матур.
- Әти-әниең, туганнарың бу хәбәрне ничегрәк кабул итте?
- Минем өчен бик куандылар. Әти белән әни ул көнне, эшләреннән сорап, карап торырга килергә җыена.
... Дарья һәм башка факел йөртүчеләр бүген әнә шундый уй-хыяллар белән яши. Казанда узачак Универсиада һәркем, муниципаль район, республика, ил өчен бик зур тарихи вакыйга булачак. Универсиада уты бездән Әлмәткә тапшырылып, барлык шәһәрләрне үтеп, 6 июльгә Казанга барып җитәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: факел