Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Нефтьчеләр шәһәрне төзекләндерә

Шәһәребездәге эшчеләр вокзалы "Лениногорскнефть" идарәсе карамагына кергән күпсанлы объектларның берсе. 1980 еллар башында төзелгән бу бина нефтьчеләрнең эш вахтасы китә торган төп урын. Быел, "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллык юбилеена әзерлек кысаларында, ул ремонт эшләре планына кертелгән. Вокзалның тышы белән нигезе, фасады һәм эчендәге зур заллары искереп, шактый таушалган. Юбилей алдыннан,...

Шәһәребездәге эшчеләр вокзалы "Лениногорскнефть" идарәсе карамагына кергән күпсанлы объектларның берсе.


1980 еллар башында төзелгән бу бина нефтьчеләрнең эш вахтасы китә торган төп урын. Быел, "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллык юбилеена әзерлек кысаларында, ул ремонт эшләре планына кертелгән. Вокзалның тышы белән нигезе, фасады һәм эчендәге зур заллары искереп, шактый таушалган. Юбилей алдыннан, бина эчендә косметик ремонт үткәрү һәм тирә-як территорияне тулысынча реконструкцияләү планлаштырыла.
Ремонт эшләре май аенда ук башланып киткән. Эшчеләр вахтасы җыела торган павильонда стеналарны буярга, түбәләрне кырып, яңа баштан акшарларга җыеналар. Вокзал зур йөк машиналары һәм автобуслар күп йөри торган урын. Шуңа мондагы асфальт та ватылып, урыны-урыны белән бөтенләй җимерелеп беткән. Нефтьчеләр аның иске катламын алып, яңасын түшәргә, шуның белән беррәттән, территориядәге иске бордюрларны яңага алыштырырга, ут баганалары куярга планлаштыра.
Вокзал янында үсеп утыручы зур, карт агачларны кискәннәр, җыелып яткан чүп-чарны чыгарганнар. Ремонт эшенә тирә-як күршедә урнашкан оешма-предприятиеләр дә кушылачак. Алар алдында вокзал тирәли иске коймаларны яңага алыштыру бурычы тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ремонт