Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Саумы, яз!

Көн белән төн тигезләшкән көнне язны каршылау - Нәүрүз бәйрәме үткәрелә. Төрки халыкларда борынгыдан билгеләп үтелүче әлеге бәйрәм шәһәребезнең Боз сарае янында үтте. Билгеле булганча, XVIII гасырга хәтле татар халкы Яңа елны март аеның 21ендә каршы алган. Бу көн Иран календаре нигезендә "Нәүрүз" дип аталган. "Нәүрүз" сүзе фарсы телендә "Яңа...

Көн белән төн тигезләшкән көнне язны каршылау - Нәүрүз бәйрәме үткәрелә. Төрки халыкларда борынгыдан билгеләп үтелүче әлеге бәйрәм шәһәребезнең Боз сарае янында үтте.


Билгеле булганча, XVIII гасырга хәтле татар халкы Яңа елны март аеның 21ендә каршы алган. Бу көн Иран календаре нигезендә "Нәүрүз" дип аталган. "Нәүрүз" сүзе фарсы телендә "Яңа көн" дигән мәгънәне аңлата. Аны атна буе билгеләп үткәннәр һәм ул бәйрәмнең үз гадәте, тәртибе, гореф-гадәтләре булган. Мәсәлән, 7 көн буена гайбәт сөйләүдән, каршы әйтүдән тыелып торганнар. Бу көнне туган-тумачага, күрше-күләнгә бәхет-шатлык теләп, өйдән-өйгә йөреп бәйрәм белән котлаганнар. Яшьләр, шәкертләр, балалар исә өй буенча йөреп, шигырь, бәет әйтеп күңел ачкан. Шулай йөреп алар авылдашларының күңелен күтәргән, язны каршылаган! Хәтта бу көнне сугышлар да туктап торган.
Бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеге - ботка пешерү йоласы. Аны икенче төрле "карга боткасы" дип атаганнар. Ботканы, гадәттә, тау битендә пешереп, бөтен кешегә өләшкәннәр. Чөнки "карга боткасы" авыруларны сихәтләндерә, начар, кара көчләрне куа дип исәпләгән борынгылар. Ботка өчен тары, карабодай ярмасы алынган һәм ул казанда пешерелгән. Аның төбен яз кошлары - кара каргаларга калдырып, ел уңышлы, мул килсен дип теләгәннәр.
Бүгенге көндә Нәүрүз бәйрәме йоласы онытылып беткән хәлдә, язны каршы алу, күңел ачу чарасы буларак кына үткәрелә. Шәһәребездә узган язны каршы алу бәйрәме - соңгысына ачык мисал.
Бу көнне, бәйрәм буласын сизенгәндәй, кояш нурларын мулдан сипсә дә, көн суык иде. Әйтерсең, кыш китәсен сизгәндәй, үзен күрсәтеп калырга тырыша. Алай да, язны каршыларга бөтен шәһәр чыккан иде дисәм, ялгыш булмас. Суыктан өшегән кешеләр өчен кайнар чәйле, шашлыклы сәүдә нокталары эшләде. Спорт сөючеләр һәм балалар өчен төрле ярышлар үтте. Бәйрәмнең төп өлеше - Боз сарае алдында театральләштерелгән тамаша рәвешендә узды. Аны ачып, шәһәр һәм район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рәфыйкова шәһәр һәм район халкын бәйрәм белән тәбрикләп, исәнлек, тазалык, муллык теләде. Монда һәр урман җәнлеге, кош-корт, әкият геройлары, батырлар җанландырылып гәүдәләнде. Олылар да, балалар да төрле ярышларда бик теләп катнашты. Тик бераз оешып бетмәгәнлек кенә кәефне төшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нђњрњз

2
X