Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Олы юлга аяк бастылар

Узган атнада шәһәр һәм район мәктәбе укучылары берсеннән-берсе матур, күз явын алырлык костюм-күлмәкләр киеп, шәһәребезнең Үзәк мәйданына җыелды. Һава торышының яңгырлы булуына да карамастан, һәрберсенең йөзендә елмаю балкый иде. Әллә аларның шат күңелле булуыннан куркып, әллә аларга багышланган бәйрәмнең онытылмаслык булуын теләпме, яңгыр да туктады. Чыгарылышларны җыелган халык шау-гөр каршы...

Узган атнада шәһәр һәм район мәктәбе укучылары берсеннән-берсе матур, күз явын алырлык костюм-күлмәкләр киеп, шәһәребезнең Үзәк мәйданына җыелды.


Һава торышының яңгырлы булуына да карамастан, һәрберсенең йөзендә елмаю балкый иде. Әллә аларның шат күңелле булуыннан куркып, әллә аларга багышланган бәйрәмнең онытылмаслык булуын теләпме, яңгыр да туктады. Чыгарылышларны җыелган халык шау-гөр каршы алды, костюм һәм күлмәкләре күз явын алырлык иде.
Ниһаять, алар өчен дулкынландыргыч мизгел җитте: линейка ачык дип игълан ителде. Чыгарылыш укучыларын шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәм Мәгариф идарәсе начальнигы Рәфыйк Хәмидуллин котлап, киләчәктә уңышлар теләде һәм медальләр тапшырды. 64 укучыга медаль тапшырылды, шуларның 27се алтын, 37се көмеш медаль иде. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: бу көнне мәктәпне тәмамлаган укучыларны гына түгел, ә муниципаль һәм республика конкурсларында катнашкан, җиңү яулаган укытучыларны да тәбрикләде шәһәр башлыгы. Мәсәлән, "Ел укытучысы - 2012" муниципаль конкурсында катнашып, җиңү яулаган 12 нче лицейның башлангыч сыйныф укытучысы Рузалия Юмангулова, "Ел сыйныф җитәкчесе" конкурсы җиңүчесе, 7 нче мәктәпнең физика укытучысы Наталья Неруцких, "Педагог-психолог" республикакүләм конкурсында катнашып, 5 нче мәктәпнең педагог-психологы Ирина Медведева, "Ел тәрбиячесе" конкурсы җиңүчесе, 15 нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе тәрбиячесе Наталья Шакирова Мактау грамотасы һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
Укучыларга медальләр тапшырган арада, кичәне тагын да ямьле һәм күңелле итеп, җыр-бию башкарылды. Шул арада һавага аллы-гөлле шарлар, ак күгәрченнәр очырылды. Нуннан соң, кызлар-егетләр мәктәпләренә аттестат алу тантанасына юл алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чыгарылыш