Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Писмәндә – бәйрәм

Шушы көннәрдә шәһәрдә Ишегалды бәйрәмнәре старт алды. Аның беренчесе Писмәндә - Широкая урамы, 36 нчы "А"йорт ишегалдында узды. Күбесенчә олы яшьтәге әби-бабайлар килгән иде. Аны 3 нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе рәисе Сергей Кончев ачып җибәрде һәм бәйрәм белән котлап, күтәренке кәеф теләде. Традиция буенча, әлеге бәйрәмдә халыкка хезмәт күрсәтүче төрле...

Шушы көннәрдә шәһәрдә Ишегалды бәйрәмнәре старт алды. Аның беренчесе Писмәндә - Широкая урамы, 36 нчы "А"йорт ишегалдында узды.

Күбесенчә олы яшьтәге әби-бабайлар килгән иде. Аны 3 нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе рәисе Сергей Кончев ачып җибәрде һәм бәйрәм белән котлап, күтәренке кәеф теләде. Традиция буенча, әлеге бәйрәмдә халыкка хезмәт күрсәтүче төрле хезмәт, бүлек җитәкчеләре вәкилләре катнаша, халыкның сорауларына җавап бирә. Ул көнне шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, "Жилищник" җәмгыяте директоры Роза Узбаева, "ЛУТР" җәмгыятенең профком рәисе Илдар Ситдиков, полициянең участок инспекторы Фәрит Ягъфәров, "Лениногорскгаз" идарәсе инженеры Вера Звягинцева килгән иде.
Гөлфирә Рафикова халыкка шәһәр һәм районда эшләнгән һәм киләчәктә башкарыласы эшләр турында сөйләде. Мәсәлән, шәхси секторга асфальт җәю өчен акча бүлеп бирелгән, аны Писмянкада да планлаштыралар икән. Участковый Фәрит Ягъфәров сүзләренә килгәндә, ул бүгенге көндә шәһәребездә тынычлык хөкем итсен өчен ниләр эшләнүе турында сөйләде. Мошенниклар белән бәйле очраклар артуын искәртте. Теләсә кемгә ышанмаска, шикле кешеләр булган очракта полициягә хәбәр итәргә кушты. Элемтәгә керү өчен һәрберсенә визиткалар таратты. "Лениногорскгаз" идарәсе инженеры Вера Звягинцева газ счетчиклары куярга кирәклеге турында әйтеп, аны озакка сузмаска тәкъдим итте. Куйдыру бәясе - 5 мең 100 сум. Подъезд белән бергә куйдырган очракта арзанракка төшәчәге турында да искәртте.
Халыкны үзенең моңлы тавышы, матур җырлары белән Илдус Камалов шатландырды. Кечкенәләр өчен батутта спорт ярышлары оештырылган иде. Бәйрәм барышында ике клоун алар белән уйнап, конкурс-ярышлар үткәреп, онытылмаслык мизгел, күтәренке кәеф бүләк итте.
Бәйрәм барышында Рәхмәт хатлары тапшыру мизгеле дә булды. Мәсәлән, "Иң матур чәчәкле бакча" конкурсы үткәрелгән, аның җиңүчесе Нина Герасимова, 50 ел бергә гомер кичергән Федор һәм Валентина Перовскихлар һәм башкаларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Әлеге бәйрәм-очрашуда бер икеләнүсез сорау бирергә дә була. Берәү даруханә булмавыннан зарланды. "Өч сумлык анальгин алыр өчен, 15 сум түләп шәһәргә барабыз", - ди. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова әлеге проблема турында белүләрен һәм бүгенге көндә әлеге мәсьәләнең тикшерелүен хәбәр итте.
Ахырда барча халык күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ишегалды бђйрђме